На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Саратовка дрон һөҗүме вакытында яраланган Гөлнара вафат булган

Саратовка дрон һөҗүме вакытында яраланган 40 яшьлек Гөлнара Темралиева вафат булган. Табибларның бер атна буе аны саклап калу өчен тырышулары барып чыкмады. Бу хакта Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин хәбәр итте.

Гөлнара Саратов шәһәренең Идел буендагы «Волга скай» дип аталган биек йортның 28нче катында яшәгән.

Дрон һөҗүм иткән чагында ул йоклаган була, пилотсыз очкыч ул яшәгән фатирга бәреп кереп шартлый. Аның куллары, аяклары, иңбашы, күкрәге, биле яралана. Ул яшәгән фатир-студия җимерелеп бетә.

Гөлнараны ашыгыч ярдәм алып китә, табиблар аны саклап калу өчен 2 операция ясый, әмма исән калачагына гарантия бирмиләр. Ул клиник үлем халәтендә була, әмма соңгы көннәрдә аның ИВЛдан башка сулый башлаганын язганнар иде. Аны коткарып калу өчен Саратовта акча да җыя башлаганнар иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх