На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Берьюлы 3 татар артистына мактаулы исем бирелгән

Берьюлы 3 җырчы – Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Ранис Габбазовларга Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хакта Ваһапов фонды хәбәр итә.

«Каршы алыгыз! Сезнең алдыгызда Татарстанның атказанган артистлары! Чын күңелдән котлыйбыз! Котлауларга сез дә кушылыгыз! Бүләкләү тантанасы 16 сентябрь көнне Ваһапов фестиваленең юбилей гала-концертында булачак», – дип хәбәр итәләр фондның социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Ура! Күптән көттем! Афәрин, Рифат Әхмәтович! Тырышлыкларыгыз бушка китмәде, нәтиҗәләре әнә нинди җимешле. Алга, шәп», – дип котлый яшьләрне автор-башкаручы, композитор Зифа Нагаева.

«Барыгызны да хөрмәт итәбез. Алга таба да уңышлар!»

«Котлыйбыз! Алга таба да иҗатыгыз белән сөендереп торыгыз»;

«Иҗатыгыз гөрләп барсын. Яңа уңышлар! Сез мактаулы исемнәргә бик лаек. Дәвамлы булсын, тамашачыларыгыз күп булсын. Бәхеткә күмелеп яшәгез», – дип котлый җырчыларны башкалар да.

 

Ссылка на первоисточник
наверх