На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Кеше һәрдаим арыганлык тойса, бу нинди авыру булырга мөмкин?

Әгәр сез ярты ел буе яки аннан да озаграк арыганлык һәм бер сәбәпсез хәлсезлек тоясыз икән, табибка барырга кирәк. Бу хакта «Аргумент и факты» газетасы яза.

Арыганлык хисе бик күп яшерен патологияләр (бавыр, йөрәк авырулары, онкология, шикәр чире һәм башкалар), витаминнар дефициты билгеләре булырга мөмкин, шулай ук хроник арыганлык синдромы дигән аерым бер авыру да бар.

Бу авыру булганда кеше гел арыганлык, көчсезлек, йончу, кәеф төшенкелеге тоя, бу хәтта йоклаганнан соң да, озак вакыт ял иткәннән соң да бетми.

Башка билгеләре – йокысызлык, баш авырту, мускуллар авырту, иммунитет төшү, лимфа төеннәр зураю, аппетит югалу. Кеше еш кына депрессия, паника атакалары кичерә. Шунысы мөһим, бу билгеләр ярты ел һәм аннан да озаграк дәвам итә, гәрчә моның өчен объектив сәбәпләр, мәсәлән, җитди авырулар һәм авыр физик хезмәт булмаса да.

Хроник арыганлык синдромы 20 яшьтән 50 яшьлек кешеләр арасында була, хатын-кызларда ешрак очрый.

Хроник арыганлык булганда нәрсә эшләргә кирәк?

Иң беренче эш итеп, терапевтка күренергә кирәк. Шулай ук бу проблема белән неврологлар һәм психотерапевтлар да шөгыльләнә. Кагыйдә буларак, хроник арыганлык синдромы диагнозы башка авырулар булмавы раслангач кына куела. Синдромның төгәл сәбәбе галимнәргә әле дә билгеле түгел. Бер гипотеза бар – Эпштейн-Барр, 6 нчы төр герпес, COVID-19 һәм башка вируслар.

Диагностика өчен кан, сидек анализы алалар, калкансыман бизне тикшерәләр.

Дәвалану өчен витаминнар, антидепрессантлар, ялкынсынуга каршы препаратлар, шулай ук физиотерапия, психотерапия билгеләнә, тормыш рәвешен үзгәртү киңәш ителә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх