На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Опера җырчысы Артур Исламов гаиләсе турында сөйләде

«ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручысы Лилия Кадыйрова опера җырчысы, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, «Алканат» рок-группасын оештыручыларның берсе Артур Исламовны кунак итеп чакырган.

Тапшыруның авторы, алып баручы Лилия Кадыйрова опера җырчысыннан шәхси һәм гаилә тормышы турында сорады.

Сез Эльза Заяри белән 2 кыз бала үстерәсез. Сез икегез дә иҗатта көчле кешеләр. Гаилә тормышыгыз ничек бара? Балалар иҗат белән кызыксынамы?

– Шәхси тормыш турында бик сөйләргә яратмыйм. Шуңа күрә кыскача гына. Әлбәттә, «ике көчле иҗади кеше бергә ничек тора аласыз» дигән сорау туа инде күпләрнең. Гомумән эштә без үз эшебезне эшлибез. Өйдә иҗат белән шөгыльләнмибез. Өйдә, беренче чиратта, без – ата-ана. Дөнья көтү белән мәшгульбез. Бар кеше кебек яхшы әти һәм әни булырга тырышабыз.

Иҗатка килсәк, һәр кешенең үз юнәлеше. Бер-беребезгә ярдәм итеп, киңәш биреп яшибез, вокал дәресләре кирәк икән – ул мине, мин аны тыңлыйм. Башкача мин күзалламыйм. Бер-береңне аңлап, шундый баланска киләсең икән, шундый вакытта гына матур гаилә тормышында яшәп була.

Кызлар икесе дә җырлый, бии. Үзләренең иҗатка килергә теләкләре бар икән, берни дә эшләп булмый. Безне берни эшләтә алмадылар, чөнки без музыкадан башканы күрми идек.

 

Ссылка на первоисточник
наверх