Владимир өлкәсен Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының сайтында мәктәп укучылырының киеменә таләпләр турында карар чыкты. Анда «уку йортлырында укучының дингә катнашы булуын күрсәтүче киемнәр һәм элементлар (шул исәптән, хиҗап, никаб һәм башкалар) тыела диелгән.
Карарны министр Светлана Болтунова имзалаган.
Владимир өлкәсе – мөселман хатын-кызлар өчен шәригать буенча мәҗбүри саналган хиҗапны рәсми тыйган беренче төбәк.
Өлкәдә 7 мең тирәсе татар яши, бу – халыкның 0,5 проценты.
Адвокат Руслан Нагиева IslamNewsка интервьюсында «бу ниндидер аңлашылмаучанлыкка охшаган», дигән.
Указ дәүләт карарлары порталына эленгән.
Татарстан мөфтие Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан: Хиҗаб – ул мөслимәнең тормыш рәвеше
Рамзан Кадыров кызына хиҗабын салырга кушкан теләсә кемне үтерәчәген әйтте
Свежие комментарии