На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

Дагыстандагы 15 полиция хезмәткәренең гомерен өзгән терактлар хронологиясе

Дагыстанда 23 июнь вакыйгаларында 19 кеше үлде.

  • Махачкалада атыш: руханины һәм полицейскийларны атып үтергәннәр, синагоганы яндырганнар

Теракт вакытында Махачкалада 10 полиция хезмәткәре, гыйбадәтханә сакчысы һәлак булган. Дербентта – 5 полиция хезмәткәре, православие рухание, 2 синагога сакчысы. Тагын бер мәетнең шәхесе ачыклана.

Бүген республикада беренче һәлак булучыларны җирлиләр. 24-26 июнь — Дагыстанда матәм көннәре.

Видеода һәм фотода — Махачкала полиция бинасындагы мемориал.

Икенче фотода — Дербентта һәлак булучылар (Дербент көч хезмәткәрләренең портретлары шулай ук Махачкала бүлегендә куелган).

Махачкала һәм Дербентта контр-террористик операция иртән тәмамланды. Дагыстандагы терактлар белән бәйле рәвештә, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан президентлары Россия халкына һәм Владимир Путинга кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

  • Махачкалада атыш видеолары

«SHOT» телеграм-каналы Дагыстандагы һөҗүмнәр хронологиясен барлаган:

23 июньдә 18 сәгать тирәсендә Дербентта террорчыларның ике төркеме бер үк вакытта Ленин урамындагы Покров Пресвятой Богородицы православие гыйбадәтханәсенә һәм Таги-Заде урамындагы Келе-Нумаз синагогасына Молотов коктейльләре ташлыйлар һәм сакчыларга ут ачалар.

Синагога янында дүрт кеше һәлак була: полиция хезмәткәре, сакчы һәм тагын ике кеше. Гыйбадәтханә янында бер полиция хезмәткәре үлгән. Ике очракта да яраланган хезмәткәрләр бар.

Ярты сәгатьтән соң Махачкалада өч террорчы Громов урамында урнашкан Изге Богородица Успение кафедраль соборын саклаучы полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итә. Һөҗүм чиркәүдән берничә метр ераклыкта, Мирзабеков урамында була. Ким дигәндә дүрт полиция хезмәткәре һәлак була.

Һөҗүм итүчеләр юлда тартып алынган кара машинада кача.

Шул ук вакытта, 18:30 сәгатьтә, башка билгесез кешеләр Ермошкин урамындагы Махачкала синагогасына Молотов коктейле ташлыйлар.

Буйнакский урамында террорчылар ДПС нарядына ут ача, ким дигәндә бер хезмәткәрне үтерәләр.

Ярты сәгатьтән соң террорчылар Каммаев урамындагы «Встреча» кафесы янында полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итә.

Юк ителгән һөҗүмчеләр арасында Сергокалин районы башлыгы Магомед Омаровның ике улы: Осман һәм Адиль, шулай ук аның туганнан туганы бар. Түрәне тоткарлаганнар.

Беренче мәгълүматлар буенча, һөҗүмчеләрнең берсе – 28 яшьлек Гаджимурад Кагиров, ул элегрәк ММА да катнашкан сугышчы, Хәбиб Нурмагомедов катнашкан чарада чыгыш ясаган булган.

Махачкала һәм Дербентка һөҗүм иткән террорчылар терактларны май уртасыннан бирле бер айга якын планлаштырган. Хәзерге вакытта биш террорчы юк ителгән.

РФ Тикшерү комитеты «SHOT» мәгълүматларын раслады: 19 кеше һәлак булган – 15 полиция хезмәткәре һәм дүрт гражданин, шул исәптән рухани. Корбаннар саны артырга мөмкин.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх