На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

  • Рустюм Аминов
    Каюмовы молодцы!!! Везде успеваете!!! Успехов и здоровья Вам!!!Ютазыдагы «Кымыз ...
  • Наталья Большунова
    Это что-то новенькое! А нельзя ли с переводом с татарского! Или это только для татар предназначено.КФУ студентлары р...
  • Владимир
    К чему бы это?Алма, чия, груша ...

Данир Сабиров әбисе кабере янында: «Зилә дип йөрделәр, ә ул Зинаида Петр кызы икән»

Данир Сабиров шушы көннәрдә гаиләсе белән туган якларында. Ул әнисен туган көне белән котларга кайткан, авыл урамнарын, клубларны әйләнгән, зиратка да барып килгән.

«Зиратка килдек. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Әйткәнемчә, әби минем керәшен. Гомер буе Зилә, Зилә дип йөрделәр, ә ул Зинаида Петр кызы икән безнең.

1999 елда, 53 яшьтә мәрхүм булды», – дип күрсәтә ул әбисенең каберен.

Данир Сабиров әнисенең бертуган сеңлесе Фәйрүзә апасының каберен дә күрсәтә. Ул 2002 елда 33 яшьтә вафат булган. Фәйрүзә апасының улы Ильзир Данир Сабиров белән бергә, бер гаиләдә үскән.

Данир Сабиров әбисенең керәшен булуы турында әбисе үлеп киткәч кенә белгән. «Әниемнең әнисе керәшен минем. Әти яклап Үзбәкстан китә. Әни яклап: бабам татар, Азнакайдан. Әби – Бакалыдан. Бабай әбине татар авылына алып кайткан да, гомер буе аны Зилә дип йөрткәннәр. Әби мәрхүм булгач та аптырадым. Кеше үлгәч, үлү турында таныклык бирәләр бит. Шунда әбинең кыз фамилиясе язылган – Ефимова Зинаида Петровна. Бәлки авылда белгәннәрдер, мин гомер буе белмәгәнмен. Әби миңа 13 яшь булганда мәрхүм булды. Бик хәтерләмим дә.

Алар гаиләдә бишме, алтымы бала булган. Зоя, Рая, Валерий дәдәй, түтәйләр Башкортстандагы концертларга килә. Алар белән аралашып торабыз. Ул районда алдынгы сыер савучы иде. Шул гына истә калды. Сабан туйларында да аны иң беренче бүләклиләр иде», – дип сөйләгән булган Данир Сабиров керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасына.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх