На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

2025 елда иң куркыныч илләр аталды

«Numbeo» журналы тикшеренүчеләре төрле дәүләтләрдә җинаятьчелек дәрәҗәсен бәяләгән. Иң куркыныч илләр исемлегендә беренче урында – Венесуэла. Әлеге мәгълүматларны «Лента.Ру» сайты яза.

Венесуэлада җинаятьчелек индексы – 80,7, ә иминлек индексы нибары 19,3 булган. Рейтингның икенче урынында Папуа – Яңа Гвинея (җинаятьчелек – 80,3, иминлек – 19,7).

Өченче урында Гаити (җинаятьчелек – 78,9, иминлек – 21,1).

Иң куркыныч илләр унлыгына шулай ук Әфганстан, Көньяк Африка Республикасы, Гондурас, Тринидад һәм Тобаго, Сирия, Ямайка һәм Перу кергән. Ә Россия исә – 97 урында.

Алдарак, зәңгәр күзле һәм аксыл чәчле туристлар өчен иң куркыныч ил дип Иранны атаганнар иде. Мондый кыяфәтле чит ил кешесенә кулга алыныр өчен хәтта ниндидер җинаять кылырга да кирәкми.

 

Ссылка на первоисточник
наверх