На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Казанда автомобильләр чүплегендә чыккан янгын урынында кеше мәете табылган

Казанда Әмирхан проспектындагы ташландык автомобильләр чүплегендә янгын чыккан. Ут металлоломга куллану өчен билгеләнгән 3 йөк машинасына һәм 20 җиңел машинага зыян китергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Янгын урынын тикшерү вакытында полицейскийлар янган «Газель» эчендә 1 кешенең мәетен тапкан.

Бу вакыйгада криминал эзләре булырга мөмкин, диелә.

Янгын сүндерү расчетлары 100 квадрат метр мәйдандагы ялкынны сүндергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе - ут төртү.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх