На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

  • fisher
    Доходчиво излагает, шельмецРишат Фазлыйәхмәт...
  • Владимир Алтайцев
    На  кой  чёрт  здесь писанина на татапрском языке?Саубуллашу (Алекс...
  • Evgenija Palette
    И, ведь, у них есть, в Казани, пресса на татарском языке... Вот, что значит безответственное руководство... При царях...Зөлфәт Зиннуров т...

«Балалар белән Алабугага туйга бара иде». Авариядә Айгөл белән Ольга үлгән, 4 бала ятим

5 июльгә каршы төндә Башкортстанның Бөре-Тастүбә-Саткы юлында авариядә ике хатын-кыз үлә. Фаҗига төн уртасы тирәсендә Яугилде авылы янында була. Биредә 3 машина бәрелешә. Бу турыда https://newsbash.ru яза.

ДАИ белешмәсе буенча, 42 яшьлек Ольга Чиләбе өлкәсеннән килә, ул «Лада Калина» машинасы белән идарә итә.

Шул чакта кисәк кенә каршы як полосага чыга һәм зур тизлектә барган килеш «Лада Гранта» машинасына бәрелә. Аның белән Уфадан 35 яшьлек Айгөл идарә итә. Аннары «Лада Гранта» хез белән бер якка таба бара торган «ВАЗ-2114» машинасына бәрелә.

Ольга да, Айгөл дә урында ук үлә. «Калина» салонында Ольганың 18 яшьлек кызы, 14 яшьлек улы, 17 яшьлек туган энесе була. Алар барысы да имгәнә, хастаханәдә яталар. Кызның хәле бик катлаулы.

Ольга балалары белән Алабугага туйга бара. Туганнары шок кичерә. Ольга бик тәҗрибәле йөртүче иде, диләр.

Уфадан Айгөлнең ике баласы ятим калган, аның 7 яшьлек улы һәм 3 сыйныфта укучы кызы бар. Якыннары аның тыйнак, тыныч иде, гел юл кагыйдәләрен истә тоты, дип искә алалар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх