На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

2000 елларда популяр булган Шамил исемле җырчы Нью-Йоркта сукбайлыкта йөри

2000 елларда Россиядә популяр булган җырчы Оскар акылыннан язган, Нью-Йоркның Брайтон-Бич районында сукбайлыкта йөри, үзен хатын-кыз дип игълан иткән һәм яңа карьера төзергә җыена – хәзер ул Джемма исемле җырчы. Оскарның туганнары сөйләгәнчә, аңа психиатрия клиникасында дәвалану да булышмаган. Бу хакта SHOT Телеграм-каналы яза.

Артистны апасы сөйләгәнчә, соңгы вакытларда 45 яшьлек Шамил (чын исеме) Брайтон-Бич районында йөри һәм шундагы кафеларда вакыт уздыра. Гаиләсе аның өчен фатирга акча да түләгән, тик аны кабат нәрсәдер урамга тарта. Оскарның элекке иҗатын яратучылар аңа ярдәм дә тәкъдим итә, тик җирле халык сүзләренчә, инде горур «хатын-кызга» әйләнгән җырчы акчаларны гына ала да китеп бара.

Җырчы Оскар 2000 елларда хитка әйләнгән «Мажь вазелином» һәм «Между мной и тобой» җырлары белән Россия шоу-бизнесын дер селкетте. «Между мной и тобой» җыры өчен 2001 елда «Алтын граммофон» да алды. Соңрак артист Америкага күченеп китте һәм 2020 елда үзенең яңа шәхесе – хәзер Скарлетт исемле хатын-кыз булуы турында игълан итте. Быелның язында җырчы кабат үзен күрсәтеп алды. Хәзер ул Джемма. «Суперзведа в процессе» дигән имза белән ул җавапсыз мәхәббәт турында инглиз һәм рус телләрендә берничә җыр чыгарды.

Шамилнең апасы сүзләренчә, ул психиатрия хастаханәсендә дә дәваланган, аның белән элемтәләрне саклау бик авыр, чөнки аңа гел үзен күзәтәләрдер сыман тоела. Хәзер аның документлары да юк, һәм ул аларны яңартырга да теләми.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх