
Тавык бавыры бик тәмле булып пешә, иң мөһиме – аны дөрес итеп кыздыру. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.
Туңдырылган бавырны акрын гына эретергә кирәк. Су белән дә, бигрәк тә кайнар су белән эретергә ярамый. Югыйсә бавыр коры була.
Бавырны пешерер алдыннан салкын табага салыгыз, чөнки ул йомшак, ә кызган табага салсаң – тышкы ягы тиз генә катып, корылана, ә эче каты булып кала.
Бавырны башта онга манып алыгыз. Он бавырдан сокның чыгып бетмәсен өчен кирәк, өстәвенә, өстендә матур йомшак катлам барлыкка килә.
Нинди утта кыздырырга?
Монда ике юл бар – я бик көчле утта, я бик әкрен утта кыздырырга кирәк. Кисәкләрне вакытында әйләндереп торыгыз. Тозны исә пешерүнең икенче яртысында гына салыгыз, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии