
Хәзерге яшьләр «Базовый минимум» җырын яратып өлгерде. Анда лирик героиня ир-атның үзе артыннан ничек йөрергә тиешлеге турында сөйли. Ул кыйммәтле бүләкләр ясарга, ресторанда аның өчен түләргә, аны сагынырга, каты итеп яратырга, кадер һәм хөрмәт күрсәтергә тиеш. Бу – ул риза булганның иң азы гына...
Ә бу җырны татар хатыны ничек җырлар иде? Социаль челтәрдә бер егет үз вариантын җырлап күрсәткән видео таралды.
«Аш пешердем,
Кайтканыңны теләдем.
Мазгаңны өшкермәдем,
Тыныч кына йөрдем.
Татар хатыны,
Минимум куйдым чәй.
Мине кочакла, чәй,
Ишетәсеңме мине, әй.
Минем хисләрем нык инде,
Татар хатыны – минимум
Бай, бай,
Бай, бай, э-э-э, бай, бай», – дип җырлый ул.
Егетнең килештереп җырлавы, ахырдан рәхәтләнеп көлүе күпләрнең күңелен күтәргән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии