Үзен татарлар Джолие дип атаучы блогер Люция Алеева ире Айдар белән аерылышулары турында игълан итте. Алар 3 бала тәрбияли.
147 мең аудиториясе булган Казан блогеры ире белән 19 яшьтә танышуын яза. 19 ел бергә яшәгәннән соң алар аерылышырга булган.
«Без бик күп авырлыкларны, мөнәсәбәтләрдә иң авыр кризисларны уздык.
Соңга кадәр гаиләне саклап калырга тырыштык. Бу ел бик авыр булды. Бер-берсен яраткан парлар аерылыша, элемтәләр өзелә, нык гаиләләр таркала. Без дә искәрмә булмадык.Ярату һәм рәхмәт белән бер-беребезне җибәрдек. Элеккечә инде беркайчан да булмаячак. Яхшы гына булачак!», – дигән сүзләр язды ул аерылышуы турында.
Бу хәбәрдән соң блогерга сораулар яуган.
Гаиләгезне ничек саклап калырга тырыштыгыз? Хәзер чиктә булган кешегә файдалы булыр.
Түздем. Моннан беркемгә дә файда юк. Корбан позициясендә яшәдем. Моннан беркемгә дә файда юк. Миңа түгел, бөтен кешегә рәхәт булсын дип яшәдем. Моннан беркемгә дә файда юк. Кешеләр миннән көткәнне эшләдем. Моннан беркемгә дә файда юк. Әйбәт кыз булдым. Моннан беркемгә дә файда юк.
Әти-әниегез ничек кабул итте?
Минем өчен иң авыры шул булды. Мин традицион татар гаиләсендә үстем. Бездә аерылышу иң зур хурлык булып санала. Әни: «Кызым, синнән мондый хурлык көтмәгән идек», – диде. Миңа болай да бик авыр иде, мин тормышымдагы иң авыр карарымны кабул иттем. Хатын-кыз кемгә өмет баглый ала? 1. Иренә. 2. Әтисенә. 3. Әнисенә. Миннән бөтенесе баш тартты. Әти: «Без нишләп сине тудырдык икән? Кирәк булмаган», – диде. Бу – минем гомеремдәге иң зур ярам.
Әти дә, әни дә минем өчен изге кешеләр иде. Бер мизгелдә дөнья җимерелде! Мин шуны аңладым: алар мине мин аларга уңайлы булганда гына яраткан икән. Үзләренең нинди үрнәк гаилә булулары турында сөйләп йөри алганда. Бу очракта чит кешеләр фикере минем хисләремә караганда өстенрәк булып чыкты.
Мин хәзер бу үпкәмне аңладым. Алар элекке заман кешеләре. Алар мине яратадыр да, ләкин алар үзләренең хисләрен аңлата белми. Алар «түзеп яшәү»дән кала башка тормышны күрмәгән. Мин инде әллә ничә туган апаларымны җирләдем: алар алкаш, хыянәтче, деспотлар белән яшәде. Мин алай теләмим. Мине хәзер туктатып булмый.
Люция әти-әнисе белән хәзер мөнәсәбәтләре җайлануын да язган. «Без талашмадык. Аларга авыр сүз әйтергә телем әйләнмәс иде. Сүзсез генә бу кайгымны үзем кичердем», – дигән.
-
Люция Алеева, машинасына утыртып йөреп, ятим балаларның күңелен күргән: «Йөрәк телгәләнә»
Свежие комментарии