На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

16 подписчиков

Свежие комментарии

  • Александр Пятнистый
    Надо внимательнее быть и прагматичнее- во- первых МТ дает мсто Татар-Информ. А Татарстане говорят и на родном-татарск...Өй шартларында ко...
  • Евгений Иванов
    Писатель иди домойНинди дога укысаң...
  • valeri bolgov
    Если "МИРТЕСЕН" публикует статью на татарскогм языке, значит скоро это будет единственный государственный. Преподават...Өй шартларында ко...

Олеся Леснаяга Илдар Хәкимов җырлыйсы килмәвен сөйләгән

Блогер Олеся Лесная Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың концертында булган. Ул җырчыдан кала, башка гаилә әгъзаларына һәм тамашачыларга да сораулар яудырган.

Беренче әңгәмә Гүзәл Уразова белән:

Сезне күпләр «стерва» ди…

Охшаганмы? Һәркемнең үз фикере инде...

– Ни өчен башка артистлар белән дуэтыгыз юк?

Ник булмасын? Илдар Хәкимов белән бар, Радик Юльякшин белән ике дуэт эшләдек.

Соңгы елларда «солянка»ларда, «Татар җыры»нда күренмисез?

– Үз сәбәпләре бардыр. Ләкин безнең үзебезнең концертлар күп. Рәсәй буйлап чыгып китсәк, кайтып кермәле түгел. Менә декабрьгә кадәр Казанда бер генә тапкыр булам.

– Иң зур гонорарыгыз?

31 декабрьдә без бернинди заказлар алмыйбыз, гаилә белән ял итәргә барабыз. Шул көнне шалтыратканнар да администратор башына килгән сумманы әйткән. Аннары гаҗәпләнеп шалтырата, алдылар бит дип.

– Күпме иде?

– 1 миллион сум.

Хәзер сораулар Илдар Хәкимовка:

Гүзәл Уразова популяррак, сезгә «обидно» түгелме?

– Шундый тозсыз сорау. Ул популяррак булган саен миңа да яхшы.

Үзегезнең сольный концертыгызны куясыгыз килмиме?

Юк, теләгем юк, алай җырлыйсым да килми...

Нишләп? Сезнең башка бизнес бармы әллә?

– Башка бизнес юк, әмма эш күп.

Блогер җырчыларның олы кызлары Элларидан да нигә быел концертларда җырламавы белән кызыксынган.

«Бер ел ял алдым, башка юнәлешләрдә үземне сынап карыйсым килә», – дип җавап биргән ул.

Блогер шулай ук тамашачыларга да «җылыткыч таптыгызмы», «ай нинди прическа сезнең» дип «бәйләнеп» алган, алар да Олесяны игътибарсыз калдырмаган.

«Аякларыңа күз тисә, үзем килеп өшкерермен», – ди бер абзый, блогерның кыска күлмәгенә күз салып.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх