На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Җомганы кыскартылган эш көне ясарга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутатлары, Думаның социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендә, парламентка яңа закон проекты тәкъдим итәчәк. Бу проект буенча, 5 көнлек эш атнасы булган очракта, ял көне алдыннан эш көне 1 сәгатькә кыскартылырга тиеш. РИА «Новости» карамагында булган документта шул турыда әйтелә.

Закон проектында Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенә үзгәреш кертү тәкъдим ителә. Анда аңлатма язмасында «5 көнлек эш атнасында ял көне алдыннан эш көне яки смена озынлыгы 1 сәгатькә кими, ә гомуми эш вакыт нормасы сакланачак» диелгән .

Аңлатма документларда әйтелгәнчә, хәзерге вакытта эш атнасы 5 көн булганда, ял көне алдыннан эш көнен кыскарту закон нигезендә каралмаган, ләкин, эш атнасы озынлыгы нормаларын саклау шарты белән, эш көне озынлыгын кыскарту тыелмый.

Закон проекты авторлары сүзләренчә, күп кенә эш бирүчеләр 40 сәгать атналык эш вакытын саклап, җомга көнне кыскартылган эш көне билгели. Алар билгеләп үткәнчә, җомга эш көне кыскарак булу хезмәткәрләрнең канәгатьлеген арттыра, алар киләсе атнага көч туплый ала, нәтиҗәдә хезмәт җитештерүчәнлеге арта. Эшчеләр кыска вакытта күбрәк эш башкарырга омтыла.

Дәүләт Думасы депутатлары фикеренчә, бу инициативаны кабул итү хезмәткәрләрнең тормыш сыйфаты яхшыруга, сәламәтлекләрен саклауга, хезмәт нәтиҗәлелеген һәм продуктивлыгын арттыруга ярдәм итәчәк.

«Бүгенге көндә, сораштырулар күрсәткәнчә, Россиядәге оешмаларның өчтән бер өлешендә генә эш көне ял алдыннан 1 сәгатькә кыскартылган. Ә кыскартылган җомга – хезмәткәрләрне мотивацияләү, хезмәт нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлеген арттыру өчен мөһим инструментларның берсе», – ди Нилов.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх