На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Римма Никитинага махсус операциядәге хәрби тәкъдим ясаган

Җырчы Римма Никитинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Видеотәкъдим бүген иртән Римманың телефонына хәрби операциядә хезмәт итүче егеттән килеп төшкән.

«Мин 51 нче армия, 40 отрядта хезмәт итәм. Никитина Римма Александровнага мәхәббәт аңлатасым килә. Мин сине бик нык яратам. Минем йөрәгем син дип тибә.

Хәрби дежурствода торганда да гел сине генә уйлыйм. Миңа кияүгә чык! Россиягә дан, җиңү безнең якта булачак», – дип сөйли егет видеода.

Әлбәттә, мондый көтелмәгән тәкъдимнән Римма бераз югалып та калган. «Нәрсә әйтергә дә белмим. Миңа мәхәббәтне күп тапкырлар аңлатканнары булды, әмма мондый хәл беренче тапкыр.

Гаҗәпләндердең, кыю егет! Уңышлы хезмәт ит, җиңү белән көтәбез», – дип, әлеге видеоны Римма Никитина социаль челтәрләрдә күрсәтте.

«Ничек кыюлыгы җиткән. Булдырган бу егет», «Ризалык бир инде», «Туйга чакырырга онытма», – дип язалар Риммага виртуаль дуслары. «Егетне кызганыч, бәлки, ул бу сүзләрне сиңа сер итеп кенә әйткәндер», – дигән комментарий да бар.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх