На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Анестезиолог-реаниматолог: «Кайчак пациентлар, безнең фаразларга карамастан, исән кала»

Анестезиолог-реаниматолог һөнәре кайчан барлыкка килгән, һәм аның эше нәрсәдән гыйбарәт? Операция вакытында кеше нәрсәләр күрә, һәм бүген Пушкинны коткарып булыр идеме? Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш анестезиолог-реаниматологы Александр Ванюшин сөйләгән.

«Без бүген яраланган Пушкинны коткара алыр идекме?
Төгәл әйтеп булмый, ләкин без аңа газапланып үләргә юл куймас идек»

Анестезиология тарихы XIX гасырга тоташа. Табиблар һәрвакыт пациентның авыртуларын басарга омтылган. Мәсәлән, Борынгы Грециядә кешеләргә мәк саламы яки киндер биргәннәр, шуннан соң алар йоклап киткән.

Бүген Көнбатыш илләрендә анестезиолог һәм реаниматолог белгечлекләре бүленгән, ә Россиядә берләштерелгән. Анестезиолог-реаниматолог нинди бурычлар башкара соң?

  • Авыртуны басу, пациентны операция авыртуларыннан саклау.
  • Авыр хәлдәге авыруларны дәвалау һәм аларга организмның мөһим функцияләрен кайтару.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бу – һәрвакытта да хирургия пациентлары түгел. Хәтерлисездер, коронавирус пандемиясе вакытында хастаханәләрдә реанимация бүлекләре үпкәләре зарарланган кешеләр белән тулган иде. COVID-19 безгә әле күп нәрсәне үзләштерергә кирәклеген күрсәтте», – дип аңлатты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш анестезиолог-реаниматологы, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация буенча баш табиб урынбасары Александр Ванюшин.

Анестезиология – яшь фән, ул бер урында тормый, әмма бүген дә табиблар бик күп дарулар һәм препаратлар арсеналына ия.

«Студентлар миннән: «Без бүген дуэльдә яраланган Пушкинны коткара алыр идекме?

» – дип сорый. Төгәл әйтеп булмый, әмма без бөек шагыйрьгә газапланып үләргә юл куймас идек. Ул 1 тәүлек буе авыртудан кычкырып яткан, үләр алдыннан гына аңа әфьюн эремәсе эчергәннәр. Ә без аның авыртуын баса һәм кан сала алыр идек», – ди табиб.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Майкл Джексон үлгәннән соң, аның анестезиологы рәшәткә артына эләкте – ул авыртуны баса торган даруны дөрес бирмәгән»

Гади халык арасында, анестезиолог-реаниматолог үз пациентын наркоз керткәндә генә күрә, дигән фикер бар. Аның авыру язмышында катнашуы шуның белән чикләнә, дип уйлыйлар.

«Бу – алай ук түгел. Реанимациядә медперсонал пациент белән тәүлек буе аралаша. Ә планлы операция алдыннан табиб палатага килә, битлеген сала, йөзен күрсәтә һәм анестезияне дөрес сайлау өчен мәгълүмат җыя. Операциядән соң анестезиологның пациентны саклап утырырга вакыты булмый, әмма ул һичшиксез аның хәле турында белешә», – дип аңлата Александр Ванюшин.

Операция өстәленә эләгүчеләрнең күбесе, мөгаен, операция вакытында уянудан куркадыр. Табиб сүзләренчә, теориядә мондый хәлләр булырга мөмкин.

«Кайбер кешеләр авырту сизүе, табибларның тавышларын ишетүе һәм хәтта операция залын күрүе турында сөйли. Бу – аларга сыйфатсыз анестезия ясаганнар дигән сүз», – ди анестезиолог-реаниматолог.

Бәхеткә, мондый очраклар кими бара. Анестезиолог-реаниматологларга анестезия тирәнлеген контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган махсус мониторлар ярдәм итә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Анестезия – ул авырту һәм аң белән идарә итү сәнгате. Чыннан да компетентлы табиб, әгәр пациент авырту сизә башласа, хәлне төзәтү ысулын табачак. Оста булмаган белгеч үтерергә дә мөмкин. Әйтик, Майкл Джексонның анестезиолог-реаниматологы, җырчы үлгәннән соң, рәшәткә артына эләкте. Ул авыртуны баса торган препаратны дөрес кертмәгән. Һәм без планета масштабындагы «йолдыз»ны югалттык», – диде медик.

Анестезиядә кулланыла торган кайбер препаратлар гадәти булмаган эффектка ия. Пациентлар эйфория кичерергә, һәм аларда галлюцинацияләр башланырга мөмкин. Кеше операция өстәлендә ятканда, үзен башка дөньяларда йөргән кебек хис итә, болытларда оча ала.

«Кемдер анестезиядән соң мәгълүматны яхшырак истә калдыра башлавын әйтә. Кемнедер сәнгатькә тартыла башлый. Без боларга, мифларга караган кебек, тыныч карыйбыз», – дип аңлата табиб.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Реанимациядән соң табиб пациентны танымаса, димәк, ул эшен бик яхшы башкарган»

«Безгә төрле хәлдәге пациентлар эләгә, хәтта комага киткәннәр дә. Кемдер реанимациядә 2 көн ята, ә кемдер – 2 ай. Пациентлар безнең дәвалау ярдәмендә дә, ә кайчак, безнең фаразларга карамастан, исән кала», – ди анестезиолог-реаниматолог.

Табиб еш кына әле күптән түгел генә яшәү белән үлем арасында булган, трубка һәм мониторлар эленгән пациентларын танымавын әйтә.

«Минем аларны танымавым – эшемә югары бәя. Дөресен генә әйткәндә, реанимациядә ятучылар яхшы хәлдә булмый. Алар кинода гына идеаль макияж белән чиста ак җәймәләрдә ята», – дип сөйли табиб.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Александр Ванюшин фикеренчә, пациентларга ярдәм чыннан да сыйфатлы булсын өчен, табиб эмпатиясен югалтырга тиеш түгел.

«Гаилә безнең эшебездә зур роль уйный. Анестезиолог-реаниматолог нәкъ менә гаиләсе янында ял итә», – дип сөйли ул.

Табиб «ачык реанимация» практикасын нәтиҗәле дип саный – анда туганнарына пациент янына керү рөхсәт ителә. Әлеге концепция Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә дә бар.

«Безнең хастаханәдә 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр пациентның туганнарына реанимациягә керергә һәм алар белән булырга рөхсәт ителә. Кешеләр бик күп килә. Без аларны карарга – авыруның кулларын юарга яки массаж ясарга өйрәтәбез. Минемчә, бу – туганнарның үзләренә дә, безгә дә мораль яктан бик ярдәм итә», – ди 7 нче хастаханә баш табибы урынбасары.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Районнан килгән авыр пациентларны зур клиникаларга алабыз»

Бүген Татарстан Республикасында махсус консультация системасы гамәлдә – Республика клиник хастаханәсе һәм 7 нче хастаханә базасында анестезиология-реаниматология һәм реанимация буенча дистанцион үзәк төзелде. Республика үзәге белгечләре ерак районнардагы пациентларга вакытында ярдәм күрсәтергә омтыла.

«Бүген без барлык авыр очракларны күзәтеп торабыз. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң пациент районда калмаячак. Без аны зур клиникаларга алып барырга тырышачакбыз», – дип сөйли ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш анестезиолог-реаниматологы.

Ләкин авыр хәлдәге пациентны медицина учреждениесенә китерергә кирәк. Бәхеткә, Татарстан хастаханәләре реанимобильләр белән тәэмин ителгән. Республикада санитария авиациясе хезмәте уңышлы эшли. Техник җиһазландыру һәм табиблар ярдәмендә пациентларның тормышы ышанычлы кулларда.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх