На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Кемгә уылдык һәм май белән бутерброд ашарга ярамый?

Табиблар һәм туклану белгечләре уылдыкның файдалы үзлекләрен билгеләсәләр дә, аны икмәк һәм май белән кушып ашарга киңәш итми. Бу турыда «АиФ» газетасында язалар.

Нигә майлы ипи белән уылдыктан ясалган бутербродлар артык файдалы түгел?

Бу закуска ингредиентлары ашказаны асты бизе һәм бавырга өстәмә йөкләнеш ясый – аларны эшкәртү җиңел түгел.

Бутербродның нигезе – ак оннан пешкән икмәк, ул – тиз үзләштерелә торган углевод. Уылдык һәм майда – хайван мае, аксым һәм тоз бар.

Нигә уылдык һәм атланмай бер-берсенә шулкадәр яхшы туры килә?

Атланмай һәм уылдык комбинациясе рецепторлар дәрәҗәсендә кешене җәлеп итә. Баш мие майлы ризыкны тәмлерәк итеп кабул итә, шуңа күрә уылдык, кызыл балык һәм атланмай – тәмнәр рейтингында лидер. Уылдык кына булса, ул артык тозлы күренергә мөмкин, әмма атланмай аны бик тәмле итә. Бу турыда медицина фәннәре кандидаты, диетолог Наталия Денисова сөйләгән.

Уылдык белән майлы бутербродта күпме калория бар?

Традицион бутерброд: 20 г ак икмәк, 12 г май, якынча 15 г уылдык. Монда 180 ккал бар, иң күп өлешен май тәшкил итә – 12,6 г. Углеводлар – 10,4 г, ә аксым – 6,7 г.

Уылдыклы бутербродны ничек файдалырак итәргә?

Белгечләр атланмайны яшелчә белән алыштырырга киңәш итә — организмга файдалы клетчатка һәм витаминнар керәчәк. Шулай ук ак икмәкне хлебцыга алыштырырга, май урынына аз гына изелгән авокадо кулланырга мөмкин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх