На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Россия төбәкләренә бу төндә 125 дрон һөҗүм иткән

Россиянең 7 төбәгенә 125 дрон һөҗүм иткән. Аның яртысыннан артыгы Волгоград өлкәсендә бәреп төшерелгән. Оборона министрлыгы өлкәдә 67 пилотсыз очкычны бәреп төшерүен хәбәр итә. Ростов өлкәсендә 18, Белгород, Воронеж өлкәләрендә 17шәр дрон, Брянск һәм Курсикда берешәр дрон бәреп төшерелгән. Азов диңгезендә 3 дронны бәреп төшергәннәр, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы.

Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров бернигә дә зыян килмәде, дрон калдыклары төшү сәбәпле, кайбер урыннарда корыган үләнгә ут капты дип хәбәр итә.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев бер урында корыган үлән янган, дип хәбәр итә.

Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә каза күрүчеләр юк дип яза. Шәһәрнең Мәскәү проспектында бер йортка дрон калдыклары килеп бәрелгән, янгын чыккан. Шәһәрнең тагын бер урынында янгын чыккан. Балконына ут капкан бер йорт видеосы чыкты.

1 сентябрьдә Украина Россия төбәкләренә 158 дрон җибәргән иде. 10 сентябрьдә массакүләм һөҗүм кабатланды – 144 дрон җибәрелде. Мәскәү өлкәсендәге Раменское шәһәрендә торак йортларда янгын чыкты. 21 сентябрьдә 101 дрон һөҗүме булды.

Россия президенты Владимир Путин массакүләм дрон һөҗүмнәре булган очракта катгый чаралар, шул исәптән атом-төш коралы да кулланылырга ихтимал, дип белдергән иде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх