Башкортстанда танылган журналист, радио һәм телевидение алып баручысы, «Башкортстан» телерадиокомпаниясе директоры урынбасары Вилдан Галин вафат булган. Аңа 45 яшь булган.
«Журналистика аның бөтен гомерлек эше иде. Ул профессиягә 24 ел гомерен бирде. Ачык, әйбәт һәм гадел булды. Ул берничә буын корреспондентлар, дикторлар тәрбияләде», – дип яза ГТРК «Башкортостан».
Ул 2001 елда укуын тәмамлый. Студент чагында ук радиода эшли башлый. 2003 елдан – Башкортстан дәүләт телерадиоккомпаниясендә. «Телеүзәк», «Живое село», «Специальный репортаж», «Золотая осень», «Арслан» ирләр клубы, «Разговор с властью» ТВ-проектларын оештыручы, авторы, алып баручысы. 2014 елдан – милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе. 2018 елда – директор урынбасары.
Свежие комментарии