На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Районнарның индустриаль рейтингы: Татарстан сәнәгатен кем югары күтәрә, ә кем аска сөйри

2025 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан районнарында сәнәгать җитештерүе динамикасы төрле: Бөгелмә районында – минус 34 процент, Буа районында – плюс 27,2 процент.

Беренче кварталда 45 муниципалитетның 21ендә җитештерү күләмнәре арткан

Татарстанда сәнәгать җитештерүе 2025 елның гыйнвар-март нәтиҗәләре буенча узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,6 процентка арткан.

Үсеш драйверы булып эшкәртү секторы гына калган, беренче кварталда ул 13,7 процентка үскән (2024 елның гыйнвар – мартына карата).

Шул ук вакытта аның эчендә дә үсеш акрынлап кими бара: 20 тармакның 11е үскән, ләкин Татарстан өчен система барлыкка китерүче 4 тармакның өчесендә генә үсеш бар: азык-төлек продуктлары җитештерү, химия сәнәгате һәм машина төзелеше. Ә менә нефть эшкәртү, әлегә 0,8 процентка гына булса да, әйләнешләрне киметте. Билгеле булганча, 2023 елдан нефть чыгару секторы да үсми – республиканың тагын бер индустриаль терәге булган кокс һәм нефть продуктларын җитештерү белән бергә алар җитештерүнең 50 процентын тәшкил итә.

Болар барысы да, әлбәттә, муниципаль статистикада да чагыла. Беренче кварталда Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән 21е сәнәгать җитештерүенең уңай динамикасын күрсәткән. Әмма үсеш 1 проценттан да артмаган районнарны исемлектән төшереп калдырсак, «отличниклар» 17 генә кала. Ә сәнәгать җитештерүе индексы гомумреспублика планкасыннан артмаган муниципалитетларны да төшереп калдырсак, 9 гына кала.

Әлмәт агломерациясе буенча уртача сәнәгать җитештерүе индексы 85,5 процент тәшкил иткән

Нефть чыгару индустриясенең нигезен тәшкил иткән районнарда сәнәгать күрсәткечләре күптән инде тискәре зонада.

Татарстанда файдалы казылмалар чыгару 2023 елдан бирле үсми, 2025 елның беренче кварталында тармакта сәнәгать җитештерүе индексы 95,5 процент тәшкил иткән, ягъни 2024 елның беренче кварталыннан 4,5 процентка кимрәк. Аннан 1 ел элеккеге күрсәткеч тә шундыйрак иде, кимү бераз азрак – 3,7 процент иде (2023 елның беренче кварталы белән чагыштырганда).

Татарстан өчен төп табигый ресурс булган нефть чыгару күләмнәре кимү глобаль чикләүләргә бәйле. Гомуми күрсәткечнең кимүенә башка файдалы казылмалар сегменты да зур йогынты ясый – ком, вак таш һәм төзелеш секторына йөз тоткан башка файдалы казылмалар сегментында да темплар җитди акрыная (агымдагы елның гыйнвар – март айларында Татарстанда 10 процентка диярлек).

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бу юлы барысыннан күбрәк Бөгелмә районы аска тәгәрәгән – 34 процентка, ул бөтен республикада антилидер булган. Шулай ук Лениногорск һәм Азнакай районнарында сәнәгать җитештерүе индексының җитди кимүе теркәлгән, ә иң аянычы – Әлмәт районында. Нибары 3,2 процентка гына булса да (бер ел элек – 1 процент булган), андагы масштаб белән караганда, кимү шактый сизелерлек булып чыга.

Акчага күчереп исәпләгәндә, бу муниципалитетта беренче кварталда 390 миллиард сумлык товар төяп җибәрелгән, бу – бөтен республика буенча күрсәткечнең чиреге дияргә була (1,3 триллион сум). Ә 2024 елның беренче кварталында күрсәткеч 423 миллиард сумнан артып киткән.

Кама агломерациясенә керүче 6 район арасында җитештерү күләмнәре бары тик Түбән Кама районында гына арткан

Кама агломерациясе буенча сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елның беренче кварталында уртача 98,4 процент тәшкил иткән (1 ел элек – 97,4 процент). Шул ук вакытта аңа кергән 6 район арасыннан җитештерү күләмнәре Түбән Камада гына арткан – 2,8 процентка. Ә менә Алабуга, Менделеевск, Сарман һәм Тукай, шулай ук Чаллыда агымдагы динамика индустриянең түбән төшүен күрсәтә.

Кама агломерациясе үз эченә кергән муниципалитетларның тармак профиле буенча күптөрлелеге белән аерылып тора. Әмма район икътисадында төп рольләрне нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм машина төзелеше башкара.

Билгеле булганча, агымдагы елда Татарстанның барлык эшкәртү секторындагы үсешнең иң зур драйверы булып химия сәнәгате тора. «Татар-информ» исәпләвенчә, 2025 елның беренче кварталында тармакта динамика 22,3 процент тәшкил иткән. Бигрәк тә, резина һәм пластмасса эшләнмәләр чыгару хисабына үскән – 35,1 процентка. Шул ук вакытта пластмассадан эшләнмәләр җитештерү 62,8 процентка арткан (ә «резина» өлеше 8,1 процентка кимегән).

Фото: © «Татар-информ»

Химик матдәләр һәм химик продуктлар чыгару гыйнвар – мартта 9,5 процентка арткан. Бу фонда Менделеевск районында теркәлгән сизелерлек минус гаҗәпләндерә. Түбән Камада да үсеш темплары бик тыйнак.

Татарстанда эшкәртү секторы үсешенең икенче драйверы булып машина төзелеше кала, 2025 елның беренче кварталында ул 5 процентка диярлек арткан, автомобиль сәнәгатен аерып карасак, монда үсеш 10,2 процент. Дөрес, йөк машиналарын чыгару 10 процентка диярлек кимегән (12,7 мең данәгә кадәр). Шул ук вакытта беренче 3 айда «КамАЗ» конвейерыннан 10,4 мең йөк машинасы чыккан – үткән ел белән чагыштырганда 2,5 процентка күбрәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда беренче кварталда сәнәгать нибары 0,8 процентка үскән

Казан агломерациясе – үсеш зонасында, ләкин сәнәгать җитештерүе индексы 101,4 процент кына булган (2024 елның беренче кварталында 109,3 процент иде). Агымдагы елның беренче 3 аенда Яшел Үзән (11,1 процентка) һәм Биектау (7,5 процентка) районнары әйләнешне сизелерлек киметкән.

Башка муниципалитетларда сәнәгать үсеш күрсәткән, аеруча Питрәч районында 13,2 процентка үскән. Бер ел элек шул ук чорда бу район агломерациядә 10,3 процентка кимү теркәлгән бердәнбер район булган. Шулай булгач, былтыргы кимүне быел кире кайтарганнар гына булып чыга.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Сәнәгать муниципаль икътисадларда төрле өлешләрне алып тора

Татарстан буенча сәнәгать җитештерүе индексы – ул республика районнарындагы индексларның арифметик уртача күрсәткече түгел. Муниципалитетларда икътисадый үсеш (яки кимү) урыннарда хуҗалык эшчәнлегенең пертурбациясен чагылдыра, һәм алар күп төрле факторларга бәйле – «нефть поясы» районнарына көчле йогынты ясый торган глобаль факторлардан алып локаль факторларга кадәр. Монда инвесторларны җәлеп итү белән бәйле казанышлар яки уңышсызлыкларны әйтергә була.

Мәсәлән, күптән түгел ТР Инвестицион үсеш агентлыгы даими үткәрә торган «Муниципаль сәгать»тә Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин районда индустрияне 2014 елдан бирле эшләп килүче «Теләче» сәнәгать паркы гына алып баруын әйтте. Узган ел аның 13 резиденты үз проектларына 810 млн сум акча керткән, ә аларның гомуми табышы 4,7 млрд сумга җиткән.

Зуррак районнарда планнар да масштаблырак. Менделеевск районында «Алабуга – Менделеевск» махсус икътисадый зонасын булдыруга исәп тоталар. 900 га территориядә «Аммоний-2» заводы (инвестицияләр – 200 млрд сумнан артык, төзелеш башлану – 2026 ел) һәм водород җитештерү буенча атом станциясе (кимендә 500 млрд сум, проект әлегә гипотетик) урнашырга мөмкин.

Сәнәгатьнең муниципаль икътисадларда төрле өлешләрне алып торуын да онытырга ярамый. Әлмәт районында барысы да «Татнефть» эшчәнлеге белән билгеләнә. Төп өлешне авыл хуҗалыгы алып торган районнар бар. Ә менә Спас районының икътисады Болгар ярдәмендә туризмга бәйләнгән. Ә Иннополис урнашкан Югары Ослан районы аутсайдерлар рәтенә керә, чөнки анда постиндустриаль икътисад урнашкан, дип әйтергә була.

Шуңа күрә Татарстан районнарының «индустриаль» рейтингы алардагы икътисадый үсешенең бер өлешен генә күрсәтә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы фаразлары буенча, 2025 ел нәтиҗәләре буенча республикада сәнәгать җитештерүе 3,1 процентка үсәргә тиеш, акчага күчереп исәпләгәндә 5,5 трлн сумнан артып китәргә тиеш. Узган ел эчендә Татарстан, тарихта беренче тапкыр, рекордлы 1,4 трлн сум инвестицияләр җәлеп итте (2024 елга караганда 12 процентка күбрәк).

Чыганак: «Татар-информ», Александр Попов

 

Ссылка на первоисточник
наверх