На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Теге дөньядан кайтарганнар». Татарстан табиблары яшь әнине үлемнән алып калган

Республика клиник хастаханәсе табиблары 29 яшьлек хатынны үлемнән коткарып калган. Хирурглар берничә операция ясап, аны «теге дөньядан кайтарганнар», дип яза «Челнинские известия».

18 февральдә Чистай районында яшәүче Анастасияне РКБ китерәләр, ул критик хәлдә була, А гриппы хатынның үпкәләрен тулысынча зарарлый.

Анастасия бер атна чамасы өйдә дәвалана, хастханәгә китергәч, аны ИВЛга тоташтыралар. Шул ук көнне кич белән санавиация аны Казанга реанимациягә китерә.

Табиблар башта аны дарулар белән дәвалый, аннары махсус аппаратка тоташтырырга туры килә – Анастасия өчен аппарат «сулый». Бүлек җитәкчесе Рөстәм Ахундов хастаханәдә кунып калып, пациентның хәлен контрольдә тота.

Аннары пневмотороск барлыкка килә – ясалма җилләтү аркасында Настяның үпкәләре ертыла башлый. Хирурглар берничә тапкыр операция ясый.

Анастасия бу вакыт эчендә 30 килога ябыга.

Май бәйрәмнәреннән соң озак реабилитация курсы башлана – буыннарга гимнастик, сулыш алу күнегүләре, беренче адымнар.

Хәзер Анастасияне өенә чыгарганнар, ул 4 яшьлек кызы янына кайтачак, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх