На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Чупа-чупс суырганнан соң, апалы-энеле ике бала реанимациягә эләккән

Краснодарда 2 баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр. Алар баллы әйбер ашаганнан соң хәлсезләнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

8 яшьлек кыз һәм 6 яшьлек энесе карт әбиләрендә – әнисенең әбисе белән бабасы янында кунакта була. Кичен балалар ашыйлар, аннары алар чупа-чупс суыралар.

«18 февральдә балалар кичке аш ашагач, берәр чуп-чупс суыра.

Төн уртасы тирәсендә аларның хәле китә, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Балаларны хастаханәгә салалар», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгының Краснодар шәһәре буенча идарәсендә.

Хокук саклаучылар белешмәсе буенча, балаларның сәламәтлеге белән чупа-чупс суыру арасында бәйлелек турында сөйләргә әлегә иртәрәк. Табиблар тикшерүләр уздыргач, ачыкланачак.

Хәзер балалар өйләрендә, аларның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх