На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Дубай шоколады аркасында фисташка чикләвеге запаслары беткән диярлек

Фисташка бәясе бер елда 450 грамм чикләвек өчен 7,65 доллардан 10,3 долларга кадәр арткан. Өстәвенә, әлеге десертка ихтыяҗ арту АКШта (дөньяда әлеге төр чикләвекне тәэмин итүче иң төп ил) фисташка уңышы начар булу белән бер вакытка туры килгән.

Чикләвек сату компаниясе вәкиле Джайлс Хакер билгеләп үткәнчә, фисташка базарында запаслар беткән диярлек.

Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Фисташка җитештерү күләме буенча АКШтан соң дөньяда икенче урында торучы Иран Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә чикләвек экспортын 6 айда 40 процентка арттырган. Әмма бу да барлыкка килгән дефицитны каплый алмый. Экспертлар фикеренчә, шоколад тирәсендәге шау-шу юктан гына барлыкка килмәгән. Якын арада фисташкага ихтыяҗ да, чикләвеккә дефицит та беркая да юкка чыкмаячак, дип саный белгечләр.

Дубай шоколады – фисташка пастасы һәм катаифи камырыннан ясалган эчлек салынган сөтле шоколад плиткасы ул.

Ссылка на первоисточник
наверх