На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Җир шарындагы иң карт кеше үлгән

Планетада иң карт кеше булып саналган Ина Канабарро Лукас вафат. Бразилиядә яшәүче бу монах хатынга 116 яшь булган. Бу турыда озын гомер буенча рекордларны раслый торган оешма хәбәр итә.

Үлгәндә Лукаска 116 яшь 326 көн була.

Ина Лукас 1908 елның 8 июнендә туа. Яшь чакта ук монах була. Гомерен укыту һәм рухи хезмәткә багышлый.

Соңгы елларын монахлар яши торган йортта уздыра.

2018 елда Рим папасы аны 110 яшьлеге белән котлый. Бер интервьюда Лукас озын гомернең сере Аллаһка тирән ышануда дип сөйләгән.

Хәзер планетада иң карт кеше титулы Британиядә яшәүче 115 яшьлек Этель Катерхэмга күчкән.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх