На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...

«Кал» дигәч, «калмыйм инде, тегендә иптәшләр көтә», диде

Татарстанның тагын бер батыр лачынының хәрби операция зонасы кырында илне яклап көрәшкәндә гомере өзелгән. Минзәлә районы Искетаң авылыннан Фәйзрахман Сафин һәм Лидия Зарифуллина олы уллары Илнурны югалтты. Ә Гөлфинә нибары 21 яшендә тол калып, 1 яшь тә 7 айлык газиз сабыйлары Ранель әтисез язмышка дучар ителде.

27 яшендә һәлак булган Илнур – гаиләдә беренче бала. Лидия апа аны 31 яшендә тапкан. «Картлык көнебезгә дип тапкан балалар менә шулай әрәм була», – дип өзгәләнә кайгы эчкән ана.

«Кал» дигәч, «калмыйм инде, тегендә иптәшләр көтәләр бит», диде»

– Үскәндә бер борчымады ул безне. Күрше Иске Абдул мәктәбендә укыды, аннары төзелеш көллиятенә керде. Армиягә китте. Мәскәүдә Президент полкында хезмәт итте. Кайткач, янә читтән торып укырга дип кергән иде дә, эшкә урнашкач, уку ташланды. Спортка хирыс булды. Мәктәп яшеннән Чаллыга спорт залга йөрткән идек. Үзләрен яклый алырлык көчле булсыннар дип, бокска бирдек. Урыннар алырга дип түгел, үзләре чыныккан булсын, дип теләгән идек. 6-7 шәр километр йөгерәләр иде алар.

Тәртипле иде, бер авырлык та китермәде, эчеп-тузып йөрмәде. Әкертен генә үз проблемаларын үзе хәл итте. Мобилизация башлангач, 2022 елның октябрендә китте инде. «Барма, улым», – дигәч тә: «Әни, беркая да җибәрмиләр, берәр нәрсә булса, барыгызны да Президент полкына җыябыз, дип әйттеләр», – диде.

Китәр алдыннан йөргән кызы белән никах укытып, язылышып китте. Малае туды, тик баланы роддомнан каршы алырга кайтармадылар. Бүген балага 1 яшь тә 7 ай, хәзер әнисе белән күрше Мерәс авылында торалар, – дип сөйләде Лидия апа.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Сентябрьдә бик авырлык белән китте, йөзенә чыккан иде»

Әле дә ярый, бәбиләре булгач, Илнур 4 тапкыр өенә кайтып килергә, нарасыен сөяргә өлгергән.

– Баласын күргән атаның хисләрен күз алдыгызга китерәсездер инде. Кочагыннан чыгармады, кулыннан да төшермәде. Улы да 6 айдан гел әтисенең фотографиясен үбеп утырды. Сентябрьдә бик авырлык белән китте, йөзенә чыккан иде. «Кал» дигәч, «калмыйм инде, тегендә иптәшләр көтәләр бит», диде. Соңгы сөйләшүендә бөтен кешегә дә «туйдык, ардык инде» дип язган булган. Алҗыганнар инде алар. «Моннан исән кайтып булырмы икән», – дип, 25 декабрьдә үк әйткән булган, – диде Лидия апа.

Былтыр сентябрьдә Илнурның туган ягына соңгы тапкыр кайтуы булган. Аннары янә киткәч, ноябрьдә яраланган. Лидия апа сүзләренчә, госпитальдән чыккач, полигонда 1 ай тотканнар да гыйнварда кире кертеп җибәргәннәр. Быел 11 гыйнвардан Илнур элемтәгә чыкмый башлаган. 19 гыйнварда һәлак булган. Алгы сызыкка кертеп җибәрелгән 14 егетнең берсе генә яраланып исән чыкканын әйтте Лидия апа. Илнурның үлеме турында озак вакыт хәбәр килми торган. Барлык мәгълүматны үзләренә белешергә туры килгән.

Улын соңгы юлга озатканда ярдәм иткән һәммә кешегә бик рәхмәтле булуын әйтте.

– Халык шулкадәр күп иде. Бик хөрмәтләделәр. Авыл халкына бик рәхмәт, булыштылар. «Сәйдәш» хуҗалыгы җитәкчесе Марат Тәлгать улы гел булышып торды. Кайтканда да гел хәлен белешеп торды улымның. Абдул авыл җирлеге җитәкчелеге дә бик ярдәм итте. Авыл халкы да ярдәм кулы сузды, бик булыштылар, ташламадылар. «Тегендә» җибәрергә дип, тепловизорлар, генераторларны акча җыеп алдык, – дип искә алды Лидия апа.

Бүген инде аның әле укуын тәмамламаган 23 яшьлек кече улына да армиягә повестка килгән.

– Уку бетмәс борын улыма повестка килгән инде. Абыйсы үлемен ул бик авыр кичерде, кайгырды. Җитмәсә, сессия вакытына туры килде. Зачетлар биреп йөри иде. Ул безгә сиздерми, без аңа сиздермәскә тырышабыз инде күңелдәге әйтеп бетергесез авырлыкны. Бала да көйсезләнә, әтисенең үлемен сизгән күк. Аллаһы Тәгалә шулай сиздерәме… – дип көрсенеп куйды Лидия апа.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Соңгы тапкыр киткәндә, күзендә ямь дә юк иде, сизенгәндер инде ул»

Илнурның хәләл җефете Гөлфинә дә соңгы тапкыр озатканда иренең бик авырлык белән киткәнен искә алды.

– Яхшы кәеф белән кайта иде, ә киткәндә, бик авыр иде аңа. Монда кайткач, ул инде гел безнең янәшәдә булды. Соңгы тапкыр киткәндә, күзендә ямь дә юк иде, сизенгәндер инде ул.

Мәрхәмәтле күңелле, ачык йөзле кеше иде. Бервакытта да, хәтта әле без йөргән вакытта да, әниләрнең гозерен кире какмады. «Әйдә, кияү, болай, тегеләй эшлик әле» дисәләр, беркайчан «юк» димәде. Мине дә борчымаска тырышкандыр. Бәрелешләргә кергәндә дә миңа әйтми иде ул.

Хәзер инде бала хакына яшәргә, аякка бастырырга кирәк, – ди Гөлфинә.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Озаткан көнне улына «монда синең әтиең» дип әйттеләр...»

Илнурның классташы Алсу Вәлиева да хәрби турында бик җылы истәлекләре белән уртаклашты. «Үзенчәлекле иде ул», – дип сөйли башлауга тамагына төер тыгылды.

– Кечкенәдән, кеше нәрсә әйтер, дип курыкмады. Аның һәрвакытта үз фикере булды. Ул безгә дә турысын бәреп әйтә иде. Укытучылар аны, тагын өй эшен эшләмәдеңме, дип сүккәндә дә, курыкмый иде ул. Аның белән бәйле кызык хәлләр күп иде инде, классташлар белән очрашкан саен искә алабыз аларны. Әле кыш көне генә тагын классташлар белән очрашырга кирәк дип уйлаган идек. Менә Илнурны күмгәндә, бөтенебез монда җыелыштык инде.

Әнисе Лидия апа да бик әйбәт кеше. Җирләгән көнне дә, зираттан чыгуга: «Илнурның туган көнендә килегез, черепаха торты пешерермен», – дип озатып калды. Илнурның туган көненә гел шулай торт пешерә иде. Ул шулкадәр тәмле торт иде. Илнурның туган көнен шул тортны ашар өчен дә бик көтә идек. Аның әнисе безне беркайчан аермады. Без класста 5 кыз. Ул ел да һәркайсыбызның туган көненә бертөрле бүләк әзерли иде. Илнур безгә һәрберебезгә туган көнебездә шулай бүләкләр тапшыра иде. 29 апрельдә – Илнурның туган көнендә кайтырга җыенабыз. Шулай сөйләштек.

Класс бик дус, тату иде безнең. Классташлар чаты бар бездә. Шунда язышабыз. Илнур СВОга киткәндә дә, «автобуска утырдым, менә кузгалдым» дип язып җибәрә иде. Узган елда Сабан туенда күрештек соңгы тапкыр. Хәзер генә күңелгә килә, әйтерсең, ул сизгән. Ул бүтәнчә иде, башкача сөйләште. Соңгы тапкыр очрашасын сизгән күк.

Җирләгән көнне классташлар белән артык каты еламаска дип сүз куешкан идек. Түзеп булмады, бәләкәй малаен табут янына алып килделәр дә, «монда синең әтиең» дип әйттеләр, улы нәни куллары белән табутны сыйпады. Анда берәү дә яшьләрен тыеп кала алмады, – дип бүлеште Алсу.

Бүген инде аларга классташлары Илнурны бертуган энесе Айнур хәтерләтә. Алсу ике бертуганның бик охшаш булуын әйтте. «Айнур килеп чыккач та, күңелгә нык авыр булды. Ул нәкъ безнең белән укыгандагы күк Илнурга охшаган...» – ди ул.

Илнурны соңгы юлга озатудан видеоны социаль челтәрләрдә Мөслим егете, хәрби операциядәге егетләргә даими ярдәм итеп торучы Рүзәл Минһаҗев та урнаштырган. Әлеге пост астында: «Сөлектәй егетләр әрәм була... Яшь җаннар кырылып та карый… Тизрәк бетсен иде...» – дип, якыннарының кайгысын уртаклашып, сабырлык теләп язучылар бик күп.

 

Ссылка на первоисточник
наверх