На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ат хуҗасын соңгы юлга озата - күңелгә тия торган видео

Ватсап каналларда күңелгә тиярдәй видео таралды. Социаль челтәрләрдә таралган видеоязмаларда атның хуҗасы җеназага озатылганда аның артыннан баруын күрергә мөмкин. Кешеләр, атны туктатырга тырышып, аңа куллар белән ишарә ясап, читкә алып китәргә куша, ләкин ат туктамыйча мәрхүм белән бергә юл тота.

Аннары атка юл бирәләр - ул мәетне күтәргән кешеләр белән рәттән тәртипле генә атлап бара башлый.

Бу кадрлар Грозныйда төшерелгән, һәлак булучы Грозныйда шартлау вакытында үлгән кеше дип язучылар бар (Ставропольдәге «Комсомольская правда» да шулай язды), әмма социаль челтәрләрдә бу видеоның алданрак барлыкка килүе хакында язучылар бар. Видеоның азагында ат «елаган» кадрлар бар. Басма язуынча, бу атның алданрак төшерелгән видеосы булуы ихтимал, кешеләргә ныграк тәэсир иткән өчен шулай эшләгәннәрдер дип фаразлыйлар. Әмма ат тоткан кешеләр бу хайваннарның эмоцияләре кешенекеннән ким түгел дип тәкърарлый.

Атның хуҗасын озатуына бәйле видеоларның моңа кадәр дә күренгәне бар иде. Мәсәлән, бу видеода Вагнер Фигуэредо де Лима исемле Бразилия кешесе һәм аның аты Серено.

 

Ссылка на первоисточник
наверх