На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ир хатынын үтергән дә, мәетен кул пычкысы белән тураклап, басуга тараткан

Былтыр Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәрендә югалган 59 яшьлек хатын-кызны үтерүчене ачыклаганнар. Аның элеккеге ире тоткарланган. Бу турыда тикшерүчеләргә сылтама белән «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Әлеге хатын 2023 елның ноябреннән бирле хәбәрсез югалган булып санала. Шушы көннәрдә генә аның югалуына элеккеге ире катнашы булуы ачыкланган.

Алар талашкан, шул чакта 60 яшьлек ир-ат хатынга пычак кадаган. Аннары ул мәетне идән астына ыргыткан. 1 атна узгач, ир-ат хатын мәетен кул пычкысы белән кисәкләргә бүлгән. Аннары элеккеге хатынының гәүдәсе кисәкләрен басуга чыгарып ыргыткан. Бу басуда җир тигезләү эшләре барган.

Бераз вакыт узгач, мәрхүмә хатынның улы полициягә мөрәҗәгать итеп, анасы югалу турында гариза яза.

Хәзер мәрхүмәнең элеккеге иреннән сорау алганнар, ул җинаять турында сөйләп биргән һәм үкенүен әйткән, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, мәрхүмә хатынның улы анасы югалу турында 2024 елның октябрендә генә полициягә хәбәр иткән. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы белешмәсе буенча, җинаятьче – Долгопрудный шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек ир-ат. Мәрхүмә хатын аның белән рәсми рәвештә аерылышкан, тик алар бергә яшәвен дәвам иткән.

Ссылка на первоисточник
наверх