На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Әввәбин намазы – ул нинди намаз, һәм аны ничек укырга?

Әввәбин намазын укыган кеше 12 еллык гыйбадәткә тиң савап алыр. Әлеге намаз 6 рәкәгатьтән тора, ахшам намазыннан соң укыла һәм мөстәхәб (ягъни аны уку саваплы) санала, дип яза «Хозур дин турында» телеграм-каналы.

«Әввәбин» сүзе «әввәб» сүзенең күплек саны булып тора. «Әввәб» сүзе ниндидер гөнаһ кылганнан соң, шунда ук истигъфар кылып, Аллаһтан ярлыкау сораган кешене белдерә.

Шул рәвешле, әввәбин намазын «күп тәүбә кылучының намазы» дип аңлатырга була. Әбү Һөрайра (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырган хәдисләрнең берсендә Пәйгамбәребезнең болай дип әйтүе тапшырыла: «Кичке (ахшам) намаздан соң бернинди начар әйбер әйтми, 6 рәкәгать намаз укыган кеше 12 ел гыйбадәт кылуга тиң савап алыр» (Тирмизи, «Саләт», 431).

Башка хәдистә: «Кичке намаздан соң 6 рәкәгать нәфел намаз укучының гөнаһлары кичерелер, хәтта алар диңгездәге күбек кадәр күп булса да», – диелә (Хәйсәми, «Мәҗмәүз-зәваид», II/230).

Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренчә, бу намаз ахшам намазыннан соң ук 6 рәкәгать итеп укыла. Әмма галимнәр арасында бу намазны ничәшәр рәкәгать итеп уку хакында төрле фикерләр бар. Кайберләре намазны 6 рәкәгать итеп укып, сәлам бирергә кирәк, ә кайберләре икешәр рәкәгатьтән соң сәлам биреп укырга кирәк, дип саный.

 

Ссылка на первоисточник
наверх