На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Эльвира Фазлыева «Аида» көнен уздыруда кызының әтисе булышмавын әйтте

Эльвира Фазлыеваның фаҗигале һәлак булган кызы истәлегенә «Аида көне»н үткәрәчәген язган идек.

«21 июльдә 13.00 сәгатьтә «Туган авылым» комплексында уза. Программага балалар өчен күңел ачулар, татлы ризыклар, аниматорлар, конкурслар һәм концерт кертелгән. Минем максатым – минем тарихымны, Аиданы белүчеләр аны минем белән бергә искә төшерүе», – дигән иде ул.

Җырчы әлеге бәйрәмне оештыруда Аиданың әтисе Александрның ярдәм күрсәтмәвен сөйләде.

«Аның миллионнары бар! Ул бу бәйрәм булачагы турында бик яхшы белә, ләкин бер тиен дә бирергә җыенмый», – дип язган ул бер «подписчигы»ның соравына җавап биреп.

Эльвира Фазлыеваның кызы Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булды. Бу вакытта аның кызы әтисе белән калган иде. Әлеге хәлләрдән соң Эльвираның ире белән юллары аерылды, ул ирен кызын карамауда гаепләде. Эльвира кызы истәлегенә Аида исеме белән эстрадага керде, җырлар яздыра башлады.

 

Ссылка на первоисточник
наверх