На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Махсус операциядә һәлак атказанган артист турында: «Һәрвакыт биюче булырга хыялланды»

«Бүген Башкортстанда махсус операциядә батырларча һәлак булган Башкортстанның атказанган артисты, Сибай концерт-театр берләшмәсе биючесе Раил Ханов белән хушлашканнар. Бу хакта хәрбинең тормыш иптәше социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте», – дип яза «Уфа1» сайты.

Фото: © https://ufa1.ru/

Раил Ханов тумышы белән Учалы районының Корама авылыннан.

Кунакбай мәктәбен тәмамлаган. Кунакбай мәктәбенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Раилнең игелекле, ярдәмчел, максатчан, талантлы егет булуын искә алалар. «Ул яхшы укып кына калмады, мәктәп һәм район тормышында актив катнашты. «Сулпылар» бию коллективы составында ел саен төрле конкурсларда урыннар ала иде. Раил һәрвакыт биюче булырга хыялланды», – диелә анда.

Фото: © https://ufa1.ru/

Кечкенәдән үк бию белән мавыккан Раилне хыялы Сибай концерт-театр берләшмәсенә китерә. 2018 елдан 2019 елга кадәр артист армия сафларында хезмәт итә. Армиядән соң да филармониядә эшләвен дәвам итә. 2023 елда, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров указы белән, ул республиканың атказанган артисты исеменә лаек була.

2022 елның сентябрендә, мобилизациягә эләгеп, Сибай концерт-театр берләшмәсенең калган артистлары белән, беренчеләр рәтендә махсус операциягә китә.

Фото: © https://vk.com/uchalyraion

Учалы районының «ВКонтакте» сәхифәсендә Раил Хановның 2024 елның 2 апрелендә хәрби бурычын үтәгән вакытта батырларча һәлак булуын язалар. Раил Хановны бүген туган авылы Корамада җирләгәннәр.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарь батырлыгы өчен, Раил Ханов, Россия Федерациясе Президенты Указы белән, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены һәм, Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән, генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән.

  • Башкортстанның атказанган артисты махсус операциядә һәлак

Фото: © https://vk.com/uchalyraion

Фото: © https://vk.com/uchalyraion

 

Ссылка на первоисточник
наверх