Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итте. Юлламаның тулы текстын тәкъдим итәбез.
«Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар!
Кадерле татарстанлылар!
Агымдагы елда Татарстан алга таба үсешен дәвам итә, күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча илдә алдынгылар сафында тора.
Республиканың барлык уңышлары һәм казанышлары – күпмилләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе.Башлангычларыбызны һәм проектларыбызны гамәлгә ашыруда системалы төстә ярдәм итүләре өчен без илкүләм лидерыбыз – Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә рәхмәтле.
Россиядә 2025 ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү елы. Барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында тантаналы чаралар узды, Ватанны саклаучылар истәлегенә һәйкәлләр, бюстлар һәм мемориаль такталар төзекләндерелде һәм яңалары ачылды. Соңгы 3 ел эчендә беренче тапкыр Казан урамнарында «Үлемсез полк» чарасы чынбарлык форматында узды, анда 150 меңнән артык кеше катнашты. Зеленодольск шәһәренә Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме бирелү зур вакыйга, тыл хезмәтчәннәренең массакүләм хезмәт каһарманлыгын һәм тырышлыгын тану булды.
Җиңүнең фронтта да, тылда да нинди зур югалтулар белән ирешелүен без һәрчак истә тотарга тиешбез. Ветераннарның уңайлыклар булдырылган тормышта һәм иминлектә яшәве өчен шартлар тудыру, алар турында көндәлек кайгырту – барлык дәрәҗә хакимият органнарының бурычы.
80 ел элек ничек булса, бүгенге көндә дә безнең сугышчыларыбыз Югары башкомандующий җитәкчелегендә нацизмга каршы үз-үзләрен аямыйча көрәшеп, илебез бәйсезлеген яклый.
Төрле буыннар арасында багланышларны ныгыта килеп, 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Иң алдагы сафларда – махсус хәрби операциядә катнашучылар, алар арасында меңләгән татарстанлы да бар. Рухи ныклык, какшамас ихтыяр көче якташларыбызга хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын күтәрергә ярдәм итә, югары һөнәри осталык үрнәкләре күрсәтергә мөмкинлек бирә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның кайберләре бүген бу залда утыра. Без сезнең белән горурланабыз! Олы рәхмәтемне кабул итегез!
Мөхтәрәм якташлар!
Махсус хәрби операция зонасында батырлык һәм кыюлык белән хәрби бурычларын үтәгәннәре өчен 17 татарстанлы мәртәбәле Россия Герое исеменә лаек булды. Ни кызганыч, шуларның сигезенә бу исем вафат булганнан соң бирелде. 3 285 якташыбыз Батырлык Ордены белән һәлак булганнан соң бүләкләнде.
Туган илебез өчен гомерен биргән фидакарьләребезнең ватанпәрвәрлеге һәм тиңдәшсез кыюлыгы мәңгегә хәтеребездә сакланачак. Аларның батырлыклары – чын каһарманлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге.
Ватан өчен һәлак булган һәркемне искә алып, бер минутка тын калуны сорыйм.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның каһарманлыгын мәңгеләштерү өчен Казан шәһәренең Җиңү паркында һәм муниципаль берәмлекләрдә мемориаль зоналар, шулай ук Татарстан подразделениеләренең Донбассны азат итүдәге өлеше яктыртылган музей экспозициясе төзелә. Бу эшне дәвам итәргә кирәк.
Гаиләләренә социаль ярдәм чаралары, шулай ук кайгырту һәм игътибар күрсәтүне тәэмин итеп, Ватанны саклаучыларыбызга ныклы таяныч булдыру – һичшиксез, бик мөһим бурыч. «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы буенча филиалына республика Хөкүмәте һәм парламенты, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасының Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе һәм Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты белән берлектә бу эшне даими күзәтчелектә тотарга кирәк.
Махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар өчен илебез Президенты күрсәтмәсе нигезендә республикада гамәлгә ашырыла торган «Батырлар. Герои Татарстана» кадрлар программасы зур кызыксыну уятты. Аларның һәрберсе, Туган илгә тугры хезмәт итү һәм ватанпәрвәрлек үрнәге буларак, Татарстанның үсешенә үзеннән өлеш кертер дип ышанам.
Төрле чорларда Ватанны саклап көрәшкән һәм тылда тырыш хезмәт куйган һәркемгә олы ихтирам йөзеннән 2026 елны Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан итәм.
Четерекле вакыйгалар барган чорларда җәмгыятебезнең тагын да ныграк берләшүен күрәбез. Татарстанлылар, йөрәкләре кушканча, хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә, фронтка һәм шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм күрсәтәләр. Бу мөһим эштә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Гомумән алганда, кешеләргә ихластан булышлык күрсәтү һәм хезмәт итү бүген аеруча зур әһәмият алды. Шуңа бәйле рәвештә, без «Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен» мактау билгесен, шулай ук республика Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясен гамәлгә кую турында карар кабул иттек.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Бүгенге көндә Ватанны саклаучыларның, тыл хезмәтчәннәренең, күренекле фән эшлеклеләренең батырлыгын һәм кыюлыгын ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә юнәлтелгән проектлар аша популярлаштыру, төрле яшьтәге һәм төрле карашлы кешеләргә аңлаешлы тиешле контентны булдыру һәм тарату гаять мөһим.
Моннан тыш, дошманнарның тарихны бозып күрсәтү омтылышларын кискен төстә туктатырга, ялган хәбәрләр таратуны даими рәвештә күзәтеп торырга, аларга бик тиз арада җавап бирергә һәм халыкка дөреслеге расланган һәм тикшерелгән мәгълүмат кына җиткерергә кирәк.
Дошманнарның җәмгыятебездәге бердәмлекне, безнең дини һәм милли хисләребезгә дә кагылып, какшату ниятләрен тормышка ашырудан баш тартмавын күрәбез. Традицион рухи-әхлакый хәзинәләребезне тагын да ныгыту эшен көчәйтү мөһим.
Дәүләт сәясәтендә элеккечә үк республиканың милли һәм дини берләшмәләре белән нәтиҗәле һәм үзара файдалы элемтәләр урнаштыру, милләтләр һәм диннәр арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклау өчен кирәкле шартларны тудыру юнәлешләренә өстенлек бирелә.
Казан Богородица монастыре комплексын яңадан торгызу эшен дәвам иттерәбез. Аның объектлары хәзерге вакытта торгызыла торган, Болгар ислам академиясе белән беррәттән бөтен ил күләмендә дини белем бирүне үстерүгә ярдәм итәчәк Казан Дини академиясенең уку корпуслары булачак.
Соңгы елларда республикада төрле конфессияләрнең мөһим 40 дини объекты торгызылды. «Яңарыш» фонды тарафыннан әһәмиятле зур эшләр башкарылды. Объектларны төзү, төзекләндерү һәм заманча инфраструктура булдыру белән беррәттән, иң мөһиме – аларда рухи тормыш торгызылды. Һичшиксез, бу – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең сизгер һәм игътибарлы җитәкчелеге һәм әлеге эштә шәхсән катнашуы нәтиҗәсе. Олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз, хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!
Хөрмәтле депутатлар!
14 сентябрьдә Татарстанда бик мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга – Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау булып узды. Республика сайлаучыларының дүрттән өч өлеше тавыш бирүдә катнашты. Сайлау йомгакларын тулаем Татарстан командасының эшен бәяләү нәтиҗәсе дип саныйм.
Гражданнарыбызга – югары активлык күрсәтүләре һәм үзләренең гражданлык позициясен белдерүләре, ә оппонентларга һәм төрле сәяси көчләр вәкилләренә тәкъдимнәре һәм сайлау кампаниясенең эшлекле узуы өчен рәхмәтемне белдерәм. Без республикабыз һәм илебез мәнфәгатьләрендә бергәләп тырыш хезмәт куярга тиешбез.
Сайлау кампаниясе барган вакытта республика программаларын һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашырганда исәпкә алынырга тиешле күп кенә тәкъдимнәр бирелде. Парламентның, Хөкүмәт һәм җирле үзидарә органнары яңа составының үзара җайга салынган эшчәнлеге Татарстанның киләчәктә дә тотрыклы үсешен тәэмин итәр дип уйлыйм.
Без илебез җитәкчелегенә һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга җирле үзидарәнең ике баскычтан торган идарә системасын саклаулары өчен рәхмәтле. Авыл территорияләрен үстерүдә моның әһәмияте аеруча зур.
Җирле үзидарә органнарында эшләүче кешеләр – кече Ватанны яратуда һәм аның хакына хезмәт итүдә күркәм үрнәк күрсәтүчеләр. Бүген залда – 30 елдан артык хезмәт стажы булган авыл җирлеге башлыклары: Зәй районыннан Мөнир Туктаров, Яңа Чишмә районыннан Данияр Гайнуллин, Кама Тамагы районыннан Илдус Сәгъдиев, Спас районыннан Мансур Нугаев һәм Әлмәт районыннан Галина Туманова. Аларны алкышлыйк!
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Хәзерге халыкара хәл бик тиз үзгәреш кичерә, күп үзәкле дөньяның әһәмияте даими арта бара.
Илебез җитәкчеләре күрсәтмәсе буенча Татарстан БРИКС, ШОС һәм Евразия икътисадый берлеге кысаларында берләшү процессларында актив катнаша, якын чит илләр, ислам дәүләтләре, Кытай, Һиндстан, Азия һәм Африка илләреннән партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерә килә.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum», «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек», Kazan Digital Week халыкара икътисадый форумнары, Глобаль яшьләр саммиты, Энергетика һәм Нефть-газ-химия форумнары кебек еллык зур чаралар уздырылу республиканың халыкара икътисадый һәм гуманитар элемтәләрен шактый киңәйтергә ярдәм итә. Бу әһәмиятле вакыйгаларның гамәли нәтиҗәләр бирүен киләчәктә тагын да арттыра барырга кирәк.
Татарстан ислам дөньясы белән, шул исәптән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме юнәлеше буенча да, өзлексез эш алып баруны дәвам иттерә. Партнерлыкка нигезләнгән (ислам) финанслау чараларына таянып уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру – хезмәттәшлегебезнең мөһим юнәлешләреннән берсе. Казанда AAOIFI ислам финанслары стандартларын эшләү буенча төп халыкара оешманың беренче вәкиллекле үзәген ачу турында карар кабул ителде, ул Россиядә һәм БДБ илләрендә партнерлыкка нигезләнгән финанслау базарын киләчәктә дә үстерүнең әһәмиятле институты булачак.
Хөрмәтле ватандашлар!
Соңгы 5 елда республика икътисадында тотрыклы үсеш күзәтелә. Стратегия-2030 да каралган тулай төбәк продуктының күләмен 5 трлн сумга җиткерү бурычы, 2024 ел йомгаклары буенча исәпләгәндә, инде арттырып үтәлде.
Республика икътисадының киләчәктәге үсешенең нигезен нефть, газ һәм химия комплексы тәшкил итә.
Быел «Татнефть» үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте. Запасларының күпчелек өлеше эшкәртелгән файдалы казылмалар чыганакларында эшләп, компания нефть чыгаруны елына тотрыклы рәвештә 28–30 млн тоннага җиткерде.
«ТАНЕКО» Европада иң яхшы нефть эшкәртү комплексларының берсе санала, елына 17 млн тонна нефть эшкәртеп, ул үзенең үсешен дәвам иттерә. Быел илебездә җитештерелгән җиһазлар һәм катализаторлар кулланылган икенче гидрокрекинг җайланмасы эшли башлады. Бу исә үтә күренмәле нефть продуктларының чыгышын 90 процентка җиткерергә мөмкинлек бирде.
Бүгенге көндә «Татнефть», шул исәптән цифрлы нигезгә корылган чишелешләр, биотехнологияләр һәм альтернатив энергетиканы куллануга кертү хисабына да, күп профильле инновацияле компания буларак үсеш кичерә, терефталь кислотасы, полиэтилентерефталатлар һәм метионин җитештерү, шулай ук бөртеклеләрне тирәнтен эшкәртү буенча масштаблы проектларны гамәлгә ашыруны планлаштыра.
Моннан тыш, «Татнефть» ел саен мәгариф, медицина, мәдәният һәм спорт өлкәләрен үстерүгә, уңайлы яшәү тирәлеге булдыруга 30 млрд сумнан артык акча күчерә, шулай ук сәнәгать һәм фән өлкәләрендә киләчәктә алдынгылыкка чыгу нигезен булдыра килеп, кадрлар белән актив эш алып бара.
«Татнефть» компаниясенә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм республика проектларына ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтемне белдерәм.
«СИБУР» компаниясе республикада эзлекле рәвештә инвестиция проектларын гамәлгә ашыра. «Түбән Кама нефть химиясе» оешмасында ЭП-600 олефин комплексы, «Казан органик синтез» предприятиесендә елына 50 мең тонна егәрлекле гексен-1 производствосы, 250 МВт егәрлекле пар һәм газ җайланмасы эшли башлады. Моннан тыш, «Түбән Кама нефть химиясе» һәм «Казан органик синтез» арасында магистраль этилен үткәргеч яңартыла, нигез полимерлар өчен катализаторлар производствосы төзелә, бу исә технология ягыннан бәйсезлекне тәэмин итәчәк. Киләсе елда Казанда «СИБУР»ның алдынгы химиянең төп юнәлешләре буенча фәнни тикшеренү үзәген ачу планлаштырыла.
Шулай ук компаниянең социаль өлкәне комплекслы төстә үстерүне дәвам иттерүен билгеләп үтәргә кирәк. 4 ел эчендә хәйрия өлкәсенә, спорт иганәчелегенә һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруга төбәктә 7 млрд сумнан артыграк акча бүлеп бирелде.
«СИБУР» акционерларына нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен рәхмәтемне җиткерәм.
Технологияләренең катлаулылыгы ягыннан «ТАИФ-НК» компаниясе дөньядагы иң яхшы 20 нефть эшкәртү заводы сафында урын алды һәм эшкәртелә торган нефтьнең һәр тоннасыннан үтә күренмәле нефть продуктлары чыгышы буенча алдынгылыкка чыкты. Компания Түбән Каманың нефть эшкәртү заводы территориясендә нефтьне тирәнтен эшкәртүнең илдәге технологияләрен эшләү өчен фәнни-тикшеренү үзәген төзи.
«Аммоний» компаниясе узган елда берничә яңа производствоны файдалануга тапшырды, предприятие тарихында рекордлы күрсәткечкә – 2 млн тонна продукция алуга иреште, «Аммоний-2» эре инвестиция проектын гамәлгә ашыруны дәвам иттерә, шулай ук республиканың социаль тормышында, шул исәптән мәгариф һәм туристлык кластерларын үстерү буенча «Туган шәһәр химиясе» проекты кысаларында да, актив катнаша.
Икътисадның тотрыклы үсешенә безнең «Газпром» компаниясе белән озак вакытлар дәвамындагы стратегик партнерлыгыбыз ярдәм итә. Узган елда республикада газ ягулыгы куллану рекордлы 19 млрд кубометрга җитте. «Газпром» компаниясенә һәм шәхсән Алексей Борисович Миллерга республикада проектларны гамәлгә ашыру буенча уртак нәтиҗәле эшебез өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Машина төзү комплексында «КАМАЗ» инвестиция проектларын, шул исәптән электробуслар, пилотсыз автомобильләр, водород тематикасы буенча проектларны эзлекле төстә гамәлгә ашыруын дәвам иттерә. К5 буыны автомобильләрен һәм пассажир транспорты модельләр рәтен эшләп чыгару производствосын киңәйтү автогигантның бурычы булып кала. Илнең автомобиль тармагындагы кыенлыкларны исәпкә алып, федераль үзәк белән берлектә республиканың автомобильләр төзү сәнәгате предприятиеләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен хәл итүне карап тикшерергә кирәк.
«Соллерс» компаниясе төрле класслы автомобиль техникасының яңа биш моделен эшләп чыгаруны җайга салды, бу максатларда ул автокомпонентлар, шул исәптән дизель двигательләре җитештерүне бер урынга туплауны тиешле дәрәҗәгә җиткерүне тәэмин итте.
Казан авиация заводында яңартып кору эшләре дәвам итә, быел төп сәнәгать объектлары файдалануга тапшырылачак, бу исә Ту-214 самолетларын серияле төстә чыгаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Казан вертолет заводы төп җитештерү цехларын яңартып коруны төгәлләде, «Ансат» вертолетына Россиядә эшләнгән двигатель куюга күчүне тәэмин итте һәм яңа Ми-34 вертолетын чыгарырга әзерләнә. Быел предприятиенең Россия Федерациясенең «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнүен дә әйтеп китәргә кирәк.
Зеленодольскиның А.М. Горький исемендәге заводы гражданнар өчен һәм хәрби суднолар төзү өлкәсендә бурычларны уңышлы башкара һәм ул шулай ук Россия Федерациясенең «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде.
«ПОЗиС» суыткыч җиһазлар төрләрен җитештерүне киңәйтә бара. Әйтик, быел медицина өлкәсе өчен түбән температуралы суыткычлар җитештерү үзләштерелде, вакциналар саклау өчен суыткычларның яңа моделе серияле рәвештә җитештерелә башлады.
Игорь Георгиевич Насенков җитәкчелегендәге «Технодинамика» компаниясе ярдәме белән Казан дары заводы һәм Казан төгәл машина төзү заводы җитештерү корпусларында зур яңартып кору эшләре уздырылды, бу исә оборона продукциясен чыгаруны бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирде.
«Казан компрессор машиналары» заводы Зеленодольск мәйданчыгында быел сыекландырылган табигый газ тармагы өчен компрессор җиһазларын, газ турбиналарын һәм электр двигательләрен сынау буенча дөньякүләм үсеш дәрәҗәсендәге тиңдәшсез комплексны файдалануга тапшырачак.
«ТЭМПО» компаниясе Түбән Камада җитештерү-логистика челтәрләре төенләнеш үзәген булдыру проектын гамәлгә ашыра. Шулай ук йөк автомобильләре өчен комплектлау җиһазлары җитештерү буенча яңа цех сафка бастырылды.
«Хайер» компаниясе Чаллы шәһәрендә югары технологияле 6 заводны файдалануга тапшырды һәм «Хайер» сәнәгать технопаркын үстерү эшен дәвам иттерә. Бу исә якынча 30 млрд сумлык инвестиция дигән сүз.
«Ростех» дәүләт корпорациясенең республикада 20 предприятиесе бар. Без «Ростех» җитәкчелегенә һәм шәхсән Сергей Викторович Чемезовка уртак эшчәнлегебез өчен рәхмәтле.
Сәнәгатьне үстерүнең нигезен энергетика комплексы тәшкил итә. Республикада 10 ел эчендә 1,7 гигаватт егәрлекле яңа объектлар файдалануга тапшырылды. Шулай ук «ТГК-16» Түбән Каманың 1 нче җылылык-электр үзәгенең пар турбиналарын яңартып коруны дәвам иттерә, «ТАНЕКО» нефть коксын ягу өчен куелган энергетик казан-агрегатларны үзгәртеп коруны төгәлләп килә, «Татэнерго» компаниясе Түбән Кама җылылык бүлү челтәрләрен алыштырып, зур эш башкарды.
Чаллы җылылык-электр үзәген яңартып кору мөһим бурыч булып тора.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе – дәүләт һәм эш бирүчеләр алдында бердәй дәрәҗәдә торган стратегик бурыч.
Федераль үзәк белән тыгыз хезмәттәшлектә республикада кадрлар әзерләү системасы булдырылды һәм ул туктаусыз камилләштерелә.
Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә 18 оешма «Профессионалитет» федераль проектында җиңеп чыкты, профильле предприятиеләр – эшче кадрлар заказчыларының турыдан-туры катнашуында ресурс үзәкләре челтәре булдырыла. Аларның саны – 49. Компанияләр укуны оештыруга производствода эшләүче, гамәли тәҗрибәсе булган укытучыларны җәлеп иттеләр. 2030 елга әле тагын 8 үзәк ачарга планлаштырабыз. Моннан тыш, алдан һөнәри әзерлек бирү буенча ике үзәк булдырылды.
Югары белем бирү өлкәсендә кадрлар әзерләүдә алдынгы инженерлык мәктәпләре төп рольне уйный. Индустриаль партнерлар – предприятиеләр техник биремнәр булдыралар, практика узу өчен эш урыннары бирәләр һәм югары белем алып чыккан яшьләрне эшкә урнаштыруны тәэмин итәләр.
Эшче кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү инфраструктурасын булдыруда эре бизнесның актив катнашуын билгеләп китәргә кирәк. Әйтик, «СИБУР» корпоратив фәнни-техник үзәге һәм Әлмәт шәһәрендә «Нефть югары мәктәбе»нең халыкара дәрәҗәдәге университет үзәге шул рәвешчә эшчәнлек алып бара.
Без технологик эшкуарлыкка да зур өмет баглыйбыз. «Технологик эшкуарлык университет платформасы» проекты һәм «Студентлар стартабы» конкурсы нәтиҗәләр бирде инде: җиңү яулаган татарстанлылар һәрберсе 1 млн сумлык 1 079 грант алды. Болар киләчәктә инновацияле яңа икътисад өчен кадрлар булачаклар.
Кадрлар белән тәэмин итү өчен студентларны киләчәктә эшкә урнаштыруны күздә тотып максатчан укырга алу үтемле чара булып тора. Быел компаниянең «Россиядә эш» порталында 4 800 урынга максатчан уку турында шартнамәләр төзү өчен 2 255 тәкъдим бирелгән.
Барлык эш бирүчеләрне максатчан укудан файдалануны алдан планлаштырырга һәм шул рәвешчә булачак хезмәткәрләрен җәлеп итәргә чакырам. Моннан тыш, республика Хөкүмәтенә предприятиеләрнең белем бирүнең барлык баскычларында кадрлар әзерләүгә квалификацияле дәүләт биремен формалаштыруда актив катнашуларын тәэмин итүне, әйдәп баручы предприятиеләр базасында студентларга һәм яшь белгечләргә стажировка һәм практика узу өчен программалар комплексын эшләүне һәм гамәлгә ашыруны, компанияләрдә берләштерелгән уку үзәкләрен һәм яңадан һөнәри әзерлек бирү программаларын булдыруга кызыксындыру тудыруны йөклим.
Шулай ук без фундаменталь фәнебезгә ярдәм күрсәтәбез: Татарстанның 5 югары уку йорты «Приоритет-2030» программасында катнаша, грантларны финанслауның гомуми күләме 2 млрд сум тәшкил итә, яшьләрнең «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән 29 фәнни лабораториясе эшчәнлеге кадрларга кытлыкны бетерүгә юнәлдерелгән.
Хөкүмәткә Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән бергәләп очкычлар, вертолетлар, автомобильләр төзү, радиоэлектроника, яңа материаллар һәм химия, авыл хуҗалыгы, медицина кебек өстенлекле юнәлешләрдә компетенцияләр үзәкләре төзү өчен технологияләр өлкәсендә алдынгылыкка ирешү буенча илкүләм проектларда республиканың актив катнашуын тәэмин итүне, пилотсыз технологияләр, ясалма фәһем һәм биотехнологияләрне дә кертеп, фәнара яңа тикшеренү юнәлешләрен булдыруны һәм эшләтүне, шулай ук бу фәннәрне белем бирү программаларының барлык баскычларына кертү мәсьәләсен эшләүне йөклим.
Кадрларга кытлык шартларында хезмәт җитештерүчәнлеген яхшырту төп бурыч булып тора. Бу юнәлештәге федераль һәм республика проектларында һәм ярдәм чараларында мөмкин булганча күбрәк катнашырга, сәнәгать предприятиеләрендә ясалма фәһем һәм робот техникасы элементларын файдалана башларга кирәк. 2030 елга республикада сәнәгать роботларының саны 4 тапкырга артырга тиеш.
Хөрмәтле депутатлар!
Инвестицияләр күләмен арттыруга этәргеч бирү – тулаем икътисадый тотрыклылыкка ирешүнең һәм икътисад үсешенең мөһим факторы.
5 ел эчендә республика икътисадына һәм социаль өлкәгә 4,8 трлн сум инвестицияләр кертелде. Югары үсештәге инвестиция инфраструктурасы булдырылды. Болар – нәтиҗәле эшләп килә торган «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары, «Яшел үзән» яңа махсус икътисадый зонасы, алгарышлы биш үсеш территориясе һәм сәнәгать парклары.
Үсешкә этәргеч бирә торган яңа нокталар табып, бизнес өчен инфраструктураны үстерү эшен, шулай ук инвестиция проектларын һәм Инвестиция мохитен яхшырту планы чараларын гамәлгә ашырганда хакимиятнең барлык дәрәҗәләре, предприятиеләр һәм ресурслар белән тәэмин итү оешмаларының үзара килешенгән эшчәнлеген оештыруны дәвам иттерергә кирәк. Инвестиция-төзелеш циклын мөмкин булганча кыскарту таләп ителә, бу эш шул исәптән «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берлектә «Турыдан-туры инвестиция агымы» проектын дәвам иттерү, барлык муниципалитетлар һәм ресурслар белән тәэмин итү оешмаларының цифрлы чишелешләрдән һәм платформалардан, аерым алганда Бердәм килештерү кабинетыннан файдалануын тәэмин итү хисабына башкарылырга тиеш.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Кече һәм урта бизнес республикабызның социаль-икътисадый үсешендә мөһим урын тота.
Киң колачлы үзгәртеп кору процесслары баруга карамастан, Татарстанда бизнес яңа шартларга тиз җайлаша алуын раслады, кече һәм урта предприятиеләрнең һәм анда эшләүчеләрнең саны артканнан арта бара.
Татарстанда эшкуарлыкның уңышы – хисапларда китерелгән коры саннар гына түгел, бәлки тырыш хезмәтләре белән яңа эш урыннары булдырган, республикабыз икътисадына лаеклы өлеш керткән, үз тормышларын, шулай ук башка бик күпләрнең яшәешен яхшырткан фидакарь затларның эшчәнлеге нәтиҗәсе дә.
Татарстанда үзләренең казанышлары белән башкаларны рухландырган эшкуарларыбыз бик күп. Мәсәлән, күп балалы әни Радмила Белавина ил күләмендә мәшһүр югары технологияле җитештерүне уңышлы үстерә килә, аның товарлары 38 илгә чыгарыла, эшкуар Ярослав Желонкин елның иң яшь сәнәгатьчесе дип танылды, Карина Пикулева эшен үзмәшгуль буларак башлап җибәрде, ә бүгенге көндә аның бренды илебездә иң яхшылардан санала, социаль эшкуар һәм хәйрияче Дилә Хәйруллина мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен эш урыннары булдыра. Эшкуарларның берничәсе бүген безнең залда. Без сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Азык-төлек өлкәсендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өстенлекле бурыч булып тора.
Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең барлык төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу, беренче чиратта, безнең авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, моның өчен аларга ихлас рәхмәт сүзләремне белдерәм!
Быел 4,5 млн тонна ашлык суктырылды. Буа, Тәтеш һәм Арча районнары, «Чистай», «Нармонка», «Кырлай», «Игенче» һәм «Нократ таңнары» агрофирмалары – алдынгылар сафында. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә алкышларыбыз.
«Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре агросәнәгать комплексына һәрвакыттагыча зур ярдәм күрсәтә. 5 ел дәвамында алар 600 мең тоннага якын дизель ягулыгын ташламалы бәядән бирде. Быел да ярдәм иткәннәре өчен компанияләргә рәхмәтемне җиткерәм.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора, ә Россия буенча алдынгыларның беренче бишлегенә керә. Сөт җитештерүдә без күп еллар дәвамында беренчелекне саклап киләбез, җыеп алынган бәрәңгенең тулаем күләме буенча 2 нче урында, ә шикәр чөгендере җыеп алу буенча 6 нчы урында торабыз. Республика мөгезле эре терлек баш саны ягыннан алдынгылар сафында.
Татарстанда яңа биотехнопарк төзү эше алып барыла, генетик тикшеренүләр буенча ул иң эре махсуслаштырылган үзәк булачак. Геном селекциясе ысулларын куллану ярдәмендә 2030 елга савылган сөтнең күләмен 10 мең килограммга кадәр җиткерү күздә тотыла.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүдә аеруча зур тырышлык куярга кирәк. 5 елда без сөт һәм ит эшкәртү комбинатларының җитештерү куәтен 50 проценттан 84 процентка күтәрүгә ирештек. 2030 елга бурыч – әлеге күрсәткечне 95 процентка җиткерү.
Эшкәртү сәнәгатен үстерү чит илләргә сатуга чыгарыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең күләмен арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Узган ел йомгакларына караганда, экспортның 70 процентын чимал һәм тирәнтен эшкәртелмәгән продукция тәшкил итә. Продукцияне тирәнтен эшкәртеп, чит илләргә сатуга чыгару гаять мөһим.
Экспорт өчен тагын бер әһәмиятле юнәлеш – хәләл азык-төлек. Аны җитештерүне үстерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Шәхси хуҗалыклар дистәләгән мең гаиләләрнең керем чыганагы, авылларның нигезе булып тора. Быел аларга ярдәм йөзеннән республика бюджетыннан бүлеп бирелә торган акчаның күләмен 700 млн сумга җиткердек.
Яңа эш башларга нияте булган кешеләргә үз проектларын тормышка ашыруда ярдәм итү, авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру, шулай ук авыл хуҗалыгы кооперацияләрен алга таба да үстерү эшен дәвам иттерү зарур. Кооперативларга булышу чарасы буларак ел саен 200 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Республикада нык хуҗалыклар нигезләгән булдыклы җитәкчеләрнең тулы бер сыйныфы оешты. Минзәлә районыннан Дәүләтов, Тукай районыннан Миңнеханов, Чистайдан Петр Чурин, Ютазыдан Ансель Вафауллин, Апастан Инзил Вилданов, Кукмарадан Нурсил Таҗмиев, Алабугадан Фәйзелхан Әхмәтҗанов фермерлык хуҗалыкларын аерым билгеләп үтәсем килә.
Фермерлар бүген безнең белән залда. Сезгә һәм республикабызның барлык фермерларына хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.
Шулай ук барлык шәһәр халкы исеменнән авыл хезмәтчәннәренә ярминкәләр уздырулары, безне югары сыйфатлы, экологик чиста продуктлар белән тәэмин итүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Авыл – республиканың икътисадый нигезе генә түгел, милли иминлеге дә. Нәкъ менә авылда тел, дин, милли йолалар һәм мәдәни кыйммәтләр кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Безнең проектларның күп өлеше авыл үсеше белән бәйле. Без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Россия Президенты тарафыннан илебездә эшләнгән цифрлы технологияләрне тизләтеп үстерү стратегик бурычы куелды, алар барлык тармакларны тулысынча үзгәртеп кору өчен нигез булырга тиеш.
Республикада соңгы елларда әлеге юнәлештә актив эш алып барыла. Без алдынгы ИT-чишелешләрнең яңа программасын эшләү турында карар кабул иттек. Социаль өлкәне цифрлы нигезгә күчерү юнәлешендәге өстенлекле проектларга аерым игътибар биреләчәк.
Моннан тыш, республикада инженерлык челтәрләре цифрлы нигезгә күчерелә башлады. Бу исә авариядән соң торгызу эшләрен тизрәк башкарырга һәм җир кишәрлекләре белән бәйле процедураларны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. «ГосПромпт» ясалма фәһем республика платформасы эшли башлады. Быел укытучылар өчен аларның хезмәте белән бәйле көндәлек мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле интеллектуаль ярдәмче эшли башлаячак.
ИT-өлкәгә инвестицияләр җәлеп итүне дәвам итәргә кирәк. «Иннополис» махсус икътисадый зонасында литий-ион аккумулятор батареялары җитештерелә башлады, тиздән җылылык-энергетика системаларын автоматлаштыру һәм вакуумлы технологик җиһазлар заводлары ачылачак. 2030 елга бурычыбыз – 100 млрд сумлык еллык керем алу. ИT-паркта резидентлар санын меңгә җиткерергә кирәк.
Моннан тыш, бүгенге көндә Татарстанда 24 муниципаль ИT-парк эшләп килә. 2030 елга республиканың барлык районнарында цифрлы икътисадның үсеш нокталарын булдыру аша аларның санын 40 ка җиткерергә планлаштырабыз.
Соңгы 5 елда Татарстан халкы, аеруча авыл җирендә яшәүче кешеләр өчен югары тизлекле интернеттан файдалану мөмкинлеге булдыру юнәлешендә зур эш алып барылды. Социаль әһәмияткә ия 3,5 мең объект һәм меңнән артык авыл интернетка тоташтырылды. Тәэмин ителеш дәрәҗәсе 83 проценттан 97 процентка җитте. Быел Россия Хөкүмәте ярдәме белән тагын 176 авылга югары тизлекле интернет кертеләчәк.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Икътисадның тотрыклы үсеше, шулай ук федераль үзәкнең ярдәме нәтиҗәсендә бөтен республикада илкүләм проектларны һәм республика программаларын тормышка ашыру дәвам иттерелә, аларның төп максаты – гражданнарның тормышын яхшырту.
Соңгы 5 елда зур эшләр башкарылды: 540 млрд сумга 22 меңнән артык социаль объект төзелде һәм капиталь төзекләндерелде, 15 млн кв. метр торак тапшырылды. Файдалануга тапшырылган торакның күләме инде дүртенче ел рәттән 3 млн кв. метрдан артып китә, 600 меңнән артык гаилә үзенең торак шартларын яхшыртуга иреште.
Әлеге саннарда Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның өлеше гаять зур, аның йөкләмәләре нигезендә гаиләләргә, авыл халкына булышуга юнәлтелгән, ИT-ипотека һәм башка төрле бик күп ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла.
Моннан тыш, республиканың социаль ипотека программасы кысаларында табиблар, укытучылар, предприятие хезмәткәрләре һәм бюджетның башка тармакларында эшләүче 12 меңнән артык гаилә фатир ачкычлары алды, күп фатирлы йортларда өлешле төзелештә катнашучылар белән бәйле четерекле мәсьәләләр тулысынча хәл ителде – 3 меңнән артык кешенең милеккә хокукы торгызылды.
Без территорияләрне төзекләндерүгә куелган таләпләрне тулысынча үзгәрттек, төзегән объектларыбыз матур гына түгел, ә иң мөһиме кешеләр өчен уңайлы да булырга тиеш. Карарлар кабул итүгә гражданнарны җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Бу исә төрле яшьтәге һәм кызыксынулары төрле булган кешеләрнең ихтыяҗларына туры килә торган, чын мәгънәсендә кирәкле җәмәгать урыннары булдырырга мөмкинлек бирә.
5 ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында бөтен республика буенча 1,5 млн кеше яши торган 5174 күпфатирлы йорт ишегалды төзекләндерелде, гомуми суммасы 54 млрд сумга төште. Ял итү, аралашу, балалар тәрбияләү өчен заманча һәм куркынычсыз мәйданчыклар булдырылды. Яңартылган ишегаллары яше-картының яраткан урынына әйләнде.
10 ел эчендә җәмәгать урыннарын үстерү дәүләт программасы кысаларында барлык 45 муниципалитетта гомуми суммасы 33 млрд сумга 450 парк, сквер, бульвар һәм яр буйлары төзекләндерелде.
Шәһәрләрдән читтә урнашкан коммерциячел проектлар – глэмпинглар, отельләр, ял базалары, кунакханә комплекслары да актив үстерелә килә. 5 елда аларның саны 6 дан 62 гә җитте.
Боларның барысы да республика халкына ял итү шартларын яхшыртырга, шулай ук туристлыкны актив рәвештә үстерергә ярдәм итә. Узган елда гына да Татарстанга 4,3 млнга якын кеше килде.
Бүгенге көндә бездә 48 республика программасы эшләп килә, алар Татарстанның барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында гамәлгә ашырыла. Быел 3 700 социаль объект – мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, яшьләр үзәкләре, спорт һәм мәдәният объектлары төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк. Бу исемлеккә шулай ук муниципаль районнарда сөт кухнялары, көч структуралары, күп функцияле үзәк биналары төзү һәм аларны капиталь төзекләндерү, боз ареналары төзү дә керә.
Кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән республика программалары алга таба да дәвам иттереләчәк. Төзелешне башлаган вакытта, һичшиксез, демографик фаразларны һәм агломерацияне үстерү планнарын исәпкә алу гаять мөһим. Барлык төзелгән объектлар да нәтиҗәле эшләргә һәм халык күпләп йөри торган урынга әйләнергә тиеш. Моның өчен район башлыклары җаваплы.
Торак-коммуналь инфраструктура объектларын яңарту республика программасын эшләтеп җибәрү киләсе 5 елга алда торган иң җитди һәм зур чыгымнар сорый торган бурычларның берсе булып тора. Әлеге өлкә республикада яшәүче һәр кешегә дә кагыла. Быел коммуналь челтәрләрне төзүгә һәм яңартуга 16 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Безнең бурыч – челтәрләрдә өзеклекләр булдырмау максатында алдан төзекләндерү эшләре алып бару, аварияләр санын һәм коммуналь челтәрләрдә югалтуларны бермә-бер киметү.
Хәзерге заманда тормышның сыйфатын билгеләүче төп факторлар – һәркем өчен киң мөмкинлекләр булдыру һәм хәрәкәт иреге. Татарстанның юл тармагында соңгы 5 елда 830 км юл төзелде һәм реконструкцияләнде, 5 меңгә якын юл капиталь төзекләндерелде.
Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин, Россия Хөкүмәте ярдәме белән республиканың юл челтәренә киң яңа трассалар өстәлде. Болар зур чыгымнар таләп ителә торган, илдә тиңдәше булмаган проектлар: Идел елгасы аша салынган күпере булган М-12 «Көнчыгыш» югары тизлекле автомобиль юлы, Кама аша салынган күпердән Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлы, Алексеевск–Әлмәт автомобиль юлы, шәһәр үзәгеннән тиз вакыт эчендә тоткарлыксыз чыгу мөмкинлеге бирә торган Казандагы трассаларны – Горький шоссесын реконструкцияләү һәм Вознесение трактын төзү.
Быел тагын 1,5 мең км юл төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк, Чаллы шәһәреннән Башкортостан чигенә кадәр М-7 автомобиль юлында реконструкцияләү эшләре алып барыла, шулай ук Сокуры поселогына кермичә әйләнеп уза торган юл төзелә. Илебез Хөкүмәте булышлыгы белән Оренбург трактының тиңдәше булган ярдәмче юл төзү турында карар кабул ителде. Шулай ук урамнардагы юллар челтәрен төзекләндерү дә аерым игътибарга алыначак. Әлеге максатларга 35 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
Һава юллары да актив үсештә: Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында 6 млн пассажирга хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк яңа терминал төзелә. Әлеге эшне киләсе елга тәмамлау зарур. «Бигеш» аэропортында самолетлар өчен очып китү-төшү полосасын реконструкцияләүне тәмамлау бурычы тора. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алу сорала.
Тимер юлларда яңа платформалар, шулай ук йөкләнеш аеруча зур булган участокларда ярдәмче юллар төзү, аларны яктырту өчен электр челтәрләренә тоташтыру мәсьәләсен карап тикшерү көн үзәгендә тора. Шулай ук Казан метрополитенының икенче линиясен төзү эше дәвам иттерелә.
Елга транспорты буенча – бүгенге көндә су транспортында йөк ташу җитәрлек күләмдә түгел – 33 млн тонна. 2030 елга бурыч – әлеге күрсәткечне елына 50 млн тоннага җиткерү, Татарстанны, шул исәптән елга логистикасын да кертеп, «Төньяк–Көньяк» транспорт коридорына тоташтыру. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына су юллары инфраструктурасына тулы аудит уздыруны, причалларны һәм елгаларга килә торган юлларны тәртипкә китерү мәсьәләсен карап тикшерүне йөклим.
Җир өсте транспортын үстерү кысаларында Россия Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе нигезендә 2030 елга шәһәр транспортының 85 процентын норматив срогыннан да артыграк куллану тыелачак. Соңгы 5 елда республикада 463 яңа автобус һәм 72 троллейбус сатып алынды. Җәмәгать транспортының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итәргә, шулай ук авыл җирлекләрендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә ярдәм чараларын эшләргә кирәк. Моннан тыш, метро станцияләре һәм җәмәгать транспортының башка төрләренә күчеп утыру мөмкинлеген булдыру максатында тукталышлар янында шәхси транспорт кую урыннарын оештыру мәсьәләсен карап тикшерү зарур.
Шунысы мөһим, юлларны, тимер юлы, су һәм һава транспортын үстерү буенча барлык проектлар бердәм транспорт системасына кертелергә тиеш, бу исә гражданнар өчен уңайлыклар булдырырга һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Мәгариф өлкәсе – безнең киләчәгебезнең нигезе.
Соңгы елларда Татарстанда зур эшләр башкарылды, аның нәтиҗәләре саннарда, ә иң мөһиме республиканың мәгариф мохитендәге сыйфатлы үзгәрешләрдә ачык чагыла. Татарстанда төрле яшьтәге балалар мәктәпкәчә белем бирү оешмалары белән 100 процентка тәэмин ителде. Соңгы 5 елда 59 яңа мәктәпкәчә белем бирү объекты төзелде, 363 е – капиталь төзекләндерелде, шушы эшләргә барлыгы 18 млрд сум акча салынды. Хәзер меңнәрчә сабыйга заманча, яхшы җиһазландырылган балалар бакчаларына йөрү мөмкинлеге бар.
Балаларга уңайлы шартлар булдыру – киләчәк турында кайгырту дигән сүз. Сабый чакта кеше шәхес буларак формалаша башлый, талантлар ачыла, тормыш өчен кирәкле белемгә нигез салына.
Гомуми белем бирү өлкәсендә соңгы 5 елда 48 яңа мәктәп төзелде, мондый күрсәткечнең Татарстан тарихында булганы юк иде әле. 1192 белем бирү объекты капиталь төзекләндерелде. Финанслау күләме 76 млрд сум тәшкил итте. Әлеге мәктәпләрнең һәрберсендә балаларның һәръяклы үсеше өчен барлык шартлар да булдырылды, мәгариф өлкәсендәге иң алдынгы технологияләр кертелде.
Без «Физика-математика алгарышы» проектына зур өметләр баглыйбыз. Аны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан ел саен 250 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Әлеге проектның нигезенә салынган барлык караш-алымнарны башка табигать фәннәрендә дә, беренче чиратта химия фәнендә киңрәк файдалану мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Республиканың барлык муниципаль районнарында киләчәктә дә инфраструктураны үстерергә, шул исәптән балаларга яңа технологияләрне өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк мәктәп технопарклары челтәре булдырырга, мәктәпләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү һәм алдынгы мәгариф технологияләрен кулланышка кертүне күздә тоткан «Цифрлы нигездә мәгариф мохите» программасын үстерергә ниятлибез. Республика Укытучы йортын ачу да күздә тотыла, анда укытучылар Россиянең һәм дөньяның иң яхшы экспертлары катнашында квалификацияләрен күтәрә алачак.
Тулаем алганда, укытучы һөнәренең абруен һәм дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк.
Бүген залда – хезмәт стажлары 30, 40 һәм хәтта 50 елдан артып киткән укытучылар, тәрбиячеләр, мөгаллимнәр. Алар Галина Нәҗипова, Наталья Хапина, Антонина Сушенцева, Сания Зиннәтуллина, Зөһрә Кәримова, Мөслимә Гайнетдинова, Елена Сергеева һәм Нурфия Хәйруллина. Сезгә һәм республиканың барлык педагогларына хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Республикада сабыйларны яклау, балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм күрсәтүне арттыру, алар өчен бертигез мөмкинлекләр булдыру мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирелә. 5 елда бездә гомуми суммасы 14 млрд сум тәшкил иткән 37 яшьләр сәясәте объекты төзелде, 182 учреждение капиталь төзекләндерелде. Алар арасында –Алексеевск районындагы «СинЭнергия», Теләче авылындагы «Киләчәк», Казандагы «Вертолет», Яңа Чишмәдә «Чишмәле», Чаллы шәһәрендәге «Орион» яшьләр үзәкләре, Әлмәт шәһәрендәге «Нур» яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге.
Зеленодольск районында «Мирас-Наследие» һәм «Хыял», Ютазы районында «Имәнлек» һәм Казан шәһәрендә «Яшь гвардия» балалар өчен сәламәтләндерү лагерьлары яңарту эшләре уздырылганнан соң кабат эшли башлады. «Яшь гвардия» – республикада җәйге лагерьларның иң зурысы.
Россия Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе нигезендә булдырылган Балаларның һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте кысаларында актив эш алып барыла. Бүгенге көндә ул 300 меңгә якын баланы һәм остазны берләштерә.
Яшьләрнең барлык категорияләре белән системалы һәм комплекслы эш алып баруны дәвам итәргә, патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бу –илебез иминлеге, традицион рухи-әхлакый хәзинәләребезне һәм буыннар арасында бәйләнешне саклау мәсьәләсе.
Хөрмәтле депутатлар!
Кешеләрнең сәламәтлеге һәр җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә.
Республика эзлекле рәвештә һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы сәламәтлек саклау системасын үстерә килә. 2020 елдан Татарстанда тармак инфраструктурасы сизелерлек күләмдә яңартылды: 300 дән артык яңа медицина объекты – хастаханәләр, поликлиникалар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, 586 медицина учреждениесе капиталь төзекләндерелде, әлеге максатларга 50 млрд сум акча бүлеп бирелде, 40 меңнән артык заманча җиһазлар сатып алынды. Бу республика халкының сәламәтлеген саклауга кертелгән моңарчы булмаган иң дөрес инвестицияләр.
Авыруларны кисәтү чараларына да зур игътибар бирелә. Узган 5 елда диспансеризация узучыларның саны 5 тапкырга артты һәм алар 1,5 млн кеше тәшкил итте. «Сәнәгать диспансеризациясе» кысаларында эшләүче 300 меңнән артык граждан эш урыннарында килеш үзләренең сәламәтлеген тикшерә алды. Биш «Мобиль поликлиника» күчмә комплексы гамәлдә булу нәтиҗәсендә үзәктән ерак авылларда яшәүче кешеләргә югары технологияле медицина ярдәме үзәге белгечләре тарафыннан 300 меңнән артык консультация ярдәме күрсәтелде.
Йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларын кисәтү һәм дәвалау өлкәсендә без шулай ук уңай нәтиҗәләр күрәбез – 5 елда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санын 15 процентка киметүгә һәм яман шеш авыруларын иртә срокта ачыклау очракларын арттыруга ирештек. Югары технологияле медицина ярдәменә килгәндә – соңгы 5 елда ул 160 мең татарстанлыга күрсәтелде, шулай ук трансплантологияне үстерү юнәлешендә – органнарны күчереп утырту буенча 800 дән артык операция ясалды.
Болар барысы да – республика медицина җәмәгатьчелегенең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.
Без бүген залга әлеге игелекле һөнәр ияләрен чакырдык. Алар кешеләрнең гомерен саклау калу өчен уникаль операцияләр ясаучы онколог Александр Киршин һәм анестезиолог Евгений Думаньян, Спас районыннан участок табиб-педиатры Людмила Ермилова, Мамадыш районыннан гомуми практика табибы Нургаяз Мифтахетдинов, Лениногорск районыннан шәфкать туташы Венера Минсафина һәм Балык Бистәсе районыннан шәфкать туташы булып эшләүче Нурисә Сабитова, аның 40 елдан артык хезмәт стажы бар.
Сезгә һәм барлык медицина хезмәткәрләренә хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм!
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең шәхси ихтыяҗларны күздә тоткан, һәркем файдалана ала торган һәм чын мәгънәсендә нәтиҗәле булган чаралары гамәлгә ашырыла. Соңгы елларда без балалы гаиләләргә, олы яшьтәге гражданнарга, инвалидларга һәм төрле ихтыяҗлары булган башка затларга ярдәм күрсәтү ысулларын шактый киңәйтүгә ирештек. Олы яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакытка тәрбиягә алу системасына аеруча зур игътибар бирелә. Зеленодольск шәһәрендә «Тәрбия йортлар»ы төзү мөһим проект булып тора. Бу юнәлештә даими контроль булырга тиеш.
Хөрмәтле депутатлар!
Соңгы елларда Татарстан спорт инфраструктурасын үстерүдә нык алга китте.
5 ел эчендә республикада 220 спорт объекты төзелде, 257 се – комплекслы яңартылды, әлеге максатларга барлыгы 19 млрд сум акча бүлеп бирелде. Бу эшләр гамәлдә булган спорт корылмаларын саклап калырга гына түгел, аларның сыйфатын яхшыртырга һәм нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде.
Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны сизелерлек артты. Соңгы 5 елда гына да әлеге күрсәткеч 51 проценттан 66 процентка җитте.
Быел югары казанышлар спорты өлкәсендә «Зенит-Казан» волейбол клубы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте, ул унөченче тапкыр Россия чемпионатында җиңү яулады, чирәмдә хоккей буенча – «Динамо-Ак Барс» ир-ат командасы илебез чемпионатында егерме өченче тапкыр иң югары баскычка күтәрелде, ә «Ак Барс – Динамо» хатын-кызлар командасы бишенче тапкыр Россия чемпионы булды, «КОС-Синтез» ватерпол һәм «Стрела-Ак Барс» регби командалары сезонның төп өч бүләген яулап алдылар. Әлеге командалар вәкилләре бүген безнең арада.
Теләсә кайсы профессиональ спорт иң әүвәл балалар спортыннан башлана. Балалар тренеры үзенең укучылары тормышында бик зур роль уйный. Әлеге эш гаҗәеп зур тырышлык, сабырлык, киң күңеллелек һәм ярату таләп итә.
Без бүген бирегә гомерләрен яраткан эшенә багышлаган тренерларны чакырдык. Аларның балалар белән эшләү өлкәсендә хезмәт стажы 40 елдан һәм хәтта 50 елдан артып китә. Болар тимераяк спорты тренеры Лидия Рубцова, ирекле көрәш буенча тренер Миңнислам Сәппәров, бокс буенча – Әнвәр Ильмухин, футбол буенча – Фаил Гәрәев, җиңел атлетика буенча тренер Игорь Павлов. Барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Соңгы елларда республикада мәдәният тармагының матди-техник базасы шактый яңартылды. 5 ел эчендә 82 яңа мәдәният объекты төзелде, 348 е – капиталь төзекләндерелде, моңа 60 млрд сум акча бүлеп бирелде. Галиәсгар Камал исемендәге театрның заманча бинасы ачылу мәдәни тормышта мөһим вакыйга булды.
2026 нчы елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы дәрәҗәсен йөртәчәк. Бу республиканың бай мәдәни мирасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Киләсе елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел була. Аларның иҗаты бүген дә тормышчан. Безнең уртак бурыч – шагыйрьләрнең мирасын киң таныту.
Бөтендөнья татар конгрессы үз эшчәнлеге кысаларында киләсе елны Габдулла Тукай елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Мин әлеге тәкъдимне хуплыйм.
Гомумән алганда, татар халкының милли тәңгәллеген саклау, шул исәптән цифрлы мохиттә дә, аның милли кодын таныту буенча киләчәктә дә бергәләп тырышлык куярга кирәк.
Республика Хөкүмәтенә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә Татар халкының милли тәңгәллеген саклау программасына, аны танытуга тагын да зуррак игътибар биреп, тиешле үзгәрешләр кертүне йөклим.
Милли гореф-гадәтләр, мәдәният, ана теле буыннан-буынга гаилә аркылы тапшырыла. Гаилә ул – һәрбер кеше өчен иң мөһим тормыш чыганагы. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтә, безгә авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Гаилә кыйммәтләре һәм йолалары – халкыбызның имин киләчәгенә ныклы терәк. Күп балалы нык гаиләләр – безнең зур горурлык!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Хөрмәтле депутатлар!
Республиканың барлык казанышлары һәм уңышлары – татарстанлыларның бик күп буыннары тырышлыгы, уртак хезмәте нәтиҗәсе. Без бүген дә аларның эшен дәвам иттерәбез.
Без шанлы тарихи мирасыбыз, Россиянең күп милләтле халкының бердәмлеге, әһәмиятен җуймас кадерле гореф-гадәтләребез һәм бай рухи-әхлакый хәзинәләребез белән көчле. Болар барысы да Татарстан Республикасының киләчәктәге үсеш-алгарышының ныклы нигезен тәшкил итә.
Без бергә! Без булдырабыз! Без, һичшиксез, җиңәчәкбез!»
ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии