На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Актаныш башкарма комитетының элеккеге башлыгына карата җинаять эшен судка тапшырганнар

Актаныш районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Рөстәм Ильясовка карата ришвәт һәм мошенниклык турында җинаять эшен судка тапшырганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2018, 2019 һәм 2021 елларда Ильясов, Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче ярдәмчесе буларак, 8 эшмәкәрдән бәйрәмнәр уздырганда сәүдә палаткалары урнаштырган өчен 95 мең сум ала.

2024 елда Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгәндә бер фирма вәкилләреннән хатынының Мөслимдәге кибете бинасына керә торган группалар, материаллар һәм витражлар монтажлау рәвешендә ришвәт ала. Моның өчен ул районда урнашкан объектларда подряд килешүләре төзү һәм алар өчен вакытында түләүдә ярдәм вәгъдә итә, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх