На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

Иреңнең сиңа хыянәт иткәнен ничек белергә

Ир-атның хатынына хыянәт итүен күрсәтә торган 8 билге бар икән. Бу хакта «Cosmopolitan» яза.

1. Планнарның кинәт үзгәрүе Һәм анык сәбәпне ул атамый. Мәсәлән, эштә тоткарланачагын әйтә, ә бу вакыт эчендә бик күп нәрсәгә өлгерергә мөмкин. Әлбәттә, әгәр мондый сылтаулар бер тапкыр булса, криминал эзләргә кирәкми, ләкин әгәр ул даими рәвештә вакытны тагын кайдадыр үткәрә башласа – игътибар ит.

2. Аның теләге кискен үзгәрә Кагыйдә буларак, ул секс белән сирәгрәк шөгыльләнә башлый.

3. Аның дуслары сиңа сәер карыйлар Еш кына хыянәтчеләр дусларыннан бернәрсә дә яшермиләр, шуңа күрә аларның синнән кача башлауларын яки, киресенчә, артык кызыксынып сөйләшүләрен күрергә мөмкин.

4. Ул телефонга пароль куя Яки смартфонын үзеннән калдырмыйча йөри башлый.

5. Ул тышкы кыяфәтенә күбрәк игътибар бирә башлый Ваннада күбрәк вакыт үткәрә, парфюм куллана (яки кинәт хушбуен алыштыра), тышкы кыяфәтендә нәрсәнедер җитди үзгәртә.

6. Аның сүзләре эшенә туры килми Кайчагында хыянәтчене фактларның туры килмәвендә генә тотарга мөмкин. Мәсәлән, ул туган көнгә дусты янына барган, ә чынлыкта анда күренмәгән.

7. Ул сине тәнкыйтьли Кинәт син даими тәнкыйть объектына әйләнәсең. Өстәвенә, гадәттә – нигезсез.

8. Ул гадәттән тыш юмарт булып китә Гел бүләкләр ясый, гүя үз гаебен капларга тырыша.

9. Ул синең сорауларыңа җавап биргәндә ачулана Ул синең сизенүеңнән курка.

Ссылка на первоисточник
наверх