На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Интернет постепенно переходит на азербайджанский язык?Мангалда пешә тор...
  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...

Гөлназ Солтанова элекке ирләре турында: Берсе артык игътибарлы иде, икенчесе – киресенчә

Җырчы Гөлназ Солтанова «ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында алып баручы Әбри Хәбриевның сорауларына җавап биргән.

Иҗаттан тыш акча китерерлек нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Банкетларда эшлим, алиментлар килә. Башта ике балага 15 мең иде, хәзер – 45 мең. Барыбер әтиләре карый. Рәсми төстә Раифада ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендә яшүсмерләргә вокал дәресләре укытам.

Репетитор булып та эшлим, акча булмаганда рестораннарда җырлыйм. Акча килә ул, – ди.

Хәзерге вакытта Гөлназ Солтанованың йөрәге буш, әмма ул өченче тапкыр кияүгә чыгарга теләге булуын әйтә. Җырчы ике иреннән дә аерылган. Беренче иреннән кызы бар, ул Мәскәү дәүләт университетында журналистика факультетында укый, әтисе белән аралашып торалар. Икенче иреннән ике улы бар, алар шулай ук әтиләре белән тыгыз элемтәдә. Җырчының икенче ире турында «депутат» дип әйткәне бар.

«Алар икесе дә – яхшы әти, әмма бергә яши алмадык. Аерылган вакытта ирләр генә гаепледер кебек тоела, вакыт узгач уйландыра. Минем дә холкым бар, эмоциональ мин. Икенче иремнән игътибар җитмәде, беренчесеннән артыгы белән иде», – дип сөйләде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх