Дини мәҗлесләр һәм чаралар алып баручы Марсель Әхмәдуллин социаль челтәрдәге сәхифәсенә күңел кылларын тибрәтә торган видео куйган. Анда ул «Татар азаны» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын алып бара, ә бүләкләнүче егет күз яшьләренә ирек бирә.
«Бөтенроссия «Татар азаны-2025» бәйгесе җиңүчесе Мөхәммәд Фәссаховка төп бүләк – Гомрә хаҗына юллама тапшырганда, ул күз яшьләрен тыя алмады.
Моны Аллаһның изге җирләренә чакыруы дип кабул итте», – дип яза ул.«Без дә сезнең белән елыйбыз», – дип язалар дин кардәшләр, егетнең шатлыгын уртаклашып.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии