На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Июльдә кайбер пенсионерларның пенсиясе артачак

Июль аенда пенсия түләүләренең артуы, иң беренче чиратта, июнь аенда 80 яшь тулган кешеләргә кагылачак, дип аңлаткан «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов, дип яза РИА «Новости».

Белгеч аңлатканча, бу категория гражданнар өчен иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү аена 17 815,4 сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук, июнь аенда беренче төркем инвалидлык билгеләнгән кешеләргә дә шундый сумма каралган. Пенсиядәге кешенең рәсми рәвештә караучысы бар икән, аның өчен өстәмә түләү 1314 сум тәшкил итә, аны алу өчен социаль фондның җирле бүлегенә документлар тапшырырга кирәк.

Әгәр пенсионерның каравында булган кешеләр (иждивенец) бар икән, төп пенсиягә өстәп, һәркайсы өчен (өчтән артык түгел) 2 969 сум 23 тиен түләнәчәк. «Бу кагыйдә балигъ булмаган балаларны, инвалидларны яисә башка эшкә сәләтсез туганнарны тәэмин итүчеләргә кагыла», – дип аңлата юрист.

Гадәттә, моның өчен бернинди документлар тапшыру кирәк түгел, кабат исәпләү автомат рәвештә башкарыла, ди Виноградов.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх