«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз ерак сәфәргә кузгалган. Ул әлеге минутларда – гуманитар йөк илтүче төркем составында махсус операция зонасында. Дилбәр Фәизнең мессенджерлардагы статусларын күреп, үзе белән элемтәгә кердек.
Мин радиода «Ватан уллары» дигән сәхифә алып барам. Без анда махсус операциядәге егетләрнең әниләре һәм үзләре белән аралашабыз.
Әлеге сәфәргә шушы тапшыруым өчен язма материаллар туплап кайту максаты белән кузгалдым.Төркемебез бик ышанычлы. Арчадагы ветеран әфганчылар оешмасы җитәкчесе Илнур Яруллин – командирыбыз. Шулай ук безнең составта Сабаның «Солдатка аш» штабыннан Нурия Әбсәләмова, Лаештан Рамил Зиннәтуллин, Илнар Мингалиев, машина йөртүче егетләребез – Илгиз Яруллин һәм Рәмис Курамшиннар.
Хәрби егетләребез янында булырга өлгердек инде. Төрле район егетләре янына барабыз, аралашабыз. Әлегә элемтә бик начар. Кайткач барысын да бәйнә-бәйнә сөйләрбез, – диде безгә Дилбәр Фәиз.
Сәфәрчеләрнең исән-имин йөреп кайтуларын теләп калабыз.
Свежие комментарии