Камал театры Көнчыгыш залында беренче премьера итеп көнчыгыш әкияте – ягъни, «Мең дә бер кичә» спектаклен чыгарды. Бу – гарәп халык әкиятләре мотивлары буенча (гарәп теленнән М.А. Салье тәрҗемәсе) режиссер Данна Афаунова үзе инсценировка (Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсе) ясап куелган спектакль.
- Режиссер Данна Афаунова – ГИТИСта Евгений Каменькович һәм Дмитрий Крымов остаханәсен тәмамлаган. Аның курсташларыннан Камал театрында Аскар Галимов «Тапшырылмаган хатлар»ны (Гадел Кутуй повесте мотивлары буенча), Алибек Омирбекулы Әлмәттә «Явыз»ны (Ркаил Зәйдулла пьесасы нигезендә) чыгарды. Данна үзе Әтнә театрында Алексей Житковский пьесасы буенча «Фуня» спектаклен чыгарган иде.
- «Мең дә бер кичә» спектакленең иҗат төркеме: рәссам – Валентина Николайчук, композитор – Салават Гафаров, хореограф – А.Кружилина, яктылык буенча рәссам һәм видеорәссам – Александр Краснодед.
- Спектакль 16+ тамгасы белән чыккан. Тәнәфессез 2 сәгать бара.
- «Мең дә бер кичә» – иҗади уйлануларга чакыручы олылар өчен әкият», – дип вәгъдә итә театр.
Борын-борын заманда ерак Фарсы илендә Шәхрияр хан яшәгән. Аның тормышында булган зур бәхетсезлек бөтен бер халыкның бәхетсезлегенә әверелә. Сөйгән хатынының хыянәтеннән соң, ул һәр төнне бер яшь чибәр кыз белән үткәрә башлый, ә таң атуга, аларны палач юк итә бара. Хан белән чираттагы төнне үткәрергә килгән Шәһрезадәне дә шундый ук язмыш көткән була, тик кыз хәйлә уйлап таба: аның мавыктыргыч хикәяләр сөйли белү сәләте бөтен дәүләт халкын коточкыч җәзадан мең дә бер төнгә азат итә. Аның хикәяләре арасында әкиятләр дә, гыйбрәтле хикәяләр дә, мәсәлләр дә була...
«Мең дә бер кичә» – сүзнең көче турында мәңгелек әкият.
Спектакль Казан театр училищесының Фәрит Бикчәнтәев курсы студентлары белән куелган. Сәхнәдә бүген студент булсалар да, берничә айдан дипломлы артист булачак яшьләр уйный. Алар быел барысы да Камал театры штатына алынырга мөмкиннәр. «Быел Казан театр училищесын 14 шәкерт тәмамлый. Мин аларны яхшы беләм, үзем 4 ел укыткач. Хәзер Илгиз Газинурович һәм башкалар карагач, «бөтенесен алырга кирәк» диделәр. Штат арткач, мөмкинлек бар», – дигән иде Фәрит Бикчәнтәев яңа бинадагы беренче матбугат конференциясендә.
Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында әлеге студентларның бер спектаклен дә күрергә туры килмәде. Аның каравы, аларны Айдар Җаббаров куйган «Казанга Тукай кайткан», Фәрит Бикчәнтәев куйган «Башмагым» спектакльләрендә күрдек. Өлкән артистлар янәшәсендә аларны карау нур өстенә нур булып тора – ихласлык бар аларда, яшь энергетика бөркелә. Ә менә янәшәдә өлкәннәр булмагач, нәрсәдер җитми. Нәрсәдер, дигәнем – аларның әле сәхнә тотар тәҗрибәләре җитми. Күп сүзле һәм бик буталчык әсәр белән эш иткәндә, бу бигрәк тә ачык күренә.
Көнчыгыш залы – Камал театрының яңа бинасында Фәрит Бикчәнтәев хыялы һәм «техзадание»се белән барлыкка килгән зал. Тамашачы түгәрәк сәхнәне әйләндереп төрле яклап утыра, артист та төрле яктан кереп-чыгып уйный. Әлеге спектакль – бу сәхнәдәге беренче тәҗрибә. Димәк, студентларга авыр бурыч йөкләнгән – алар бу залның пионерлары – беренче булу җиңел түгел.
Әсәре дә җиңел түгел – сүз күп һәм ул сүз артында хәрәкәт күздә тотылмый. Ягъни, аудиодан тыңлап утырсаң да барысы да аңлашылачак. Ә хәрәкәт кирәк, шуңа артистлар үрмәләп тә карыйлар, атланышып та карыйлар, ятып та карыйлар, торып та карыйлар, мүкәлиләр дә, чүгәлиләр дә... Әмма ул хәрәкәтләр – барысы да китап бизәге кебек кенә, эчтәлеккә тәэсир итми. Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Рокыя әйтмешли: «...һаман сүз дә сүз, ә күмер юк!».
Шулай да, бу спектакль күпмедер вакыт яшәр, дип уйлыйм. Бәлки, дилбегә буе озын тексттан артык сүзләр төшеп калыр, хәрәкәтләр җыйнакланыр – уйналыр ул, уйналыр. Артистлар җәйге ялга киткәч, туристларны кем дә булса каршы алырга тиештер бит: уйнар да уйнар студентлар – көнгә 2 дә, 3 тә уйнар.
Спектакльгә килгән кеше хәтта тамашаны биг үк ошатып бетермәсә дә, минуста калмаячак. Чөнки шул билет бәясенә могҗизаи бинаны күрү дә керә бит. Миңа калса, бина буенча экскурсиягә караганда, шәрыкъ әкиятенең заманча интерпретациясен карап чыгу күпкә отышлырак. Җитмәсә, бинаның иң экзотик залында. 40 кг лы тәңкәләр үзе генә дә ни тора!
Әйткәнемчә, спектакльдә 14 студент уйный. Рольләрнең персонажлап бүленеше өлешчә генә. Монда «урман эчләрендә урман» диярсең – әкият эчендә әкият – спектакль эчендә спектакль. Мин студентларны, тегесе болайрак, монысы тегеләйрәк уйный, дип бәяләргә җыенмыйм. Аларның курс белән театрда кала алуы – зур бәхет: кайсы «йолдыз» булыр да, кайсысы театрдан китеп барыр – анысы киләчәк эше.
Әлегә театральрәк тамашачы өчен кайбер күзәтүләр. 14 студент арасында билгеле артистларның балалары, туганнары бар. Ирхан Габдуллин – Татарстанның атказанган артисты Мирвәли Габдуллинның улы, Рәйхан Габдуллинаның энесе, Алмаз Борхановның кайнеше, Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиевның (1951-2014) оныгы. Илүсә Камалиева – Кариев театры артистлары Энҗе һәм Илфат Камалиевларның (Энҗе Камалиева – Татарстанның атказанган артисты, Илфат Камалиев – Татарстанның халык артисты) кызлары, Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗановның «племянницасы». Ләйсән Габдрахманова – «Әкият» татар дәүләт курчак театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Гөлнур Габдрахманова кызы. Ринат Низамов – Тинчурин театры актеры Артем Пискуновның «племяннигы». Сүз уңаеннан, аларның хәтта тавыш тембры да охшаш. Дәвамчылар тагын да булырга мөмкин, болары – мин белгәннәре.
«Мең дә бер кичә» турында башка сүзем юк. Бүген студент, иртәгә артист – уйнасыннар рәхәтләнеп, камилләшсеннәр.
Театр җитәкчелеге яңа бинада куелып килгән тагын 1 спектакльне вәгъдә иткән иде әле – Динә Сафина пьесасы буенча Лилия Әхмәтҗанова куелышында театраль променад. Көтеп карыйк.
Свежие комментарии