Татар эстрадасы артистлары Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитованың гаилә коруларына бер ел тулып куйган. Гаилә якыннары белән бергә ситса туйны бәйрәм иткән.
Узган елның 14 августында артистларның туе булган иде. Туй алдыннан бер көн кала рәсми рәвештә язылыштылар. Римма Никитина, мәсәлән, туйда була алмаган икән, ә хәзер «югалган кыз кайткан» һәм кунакларның күңелен дә күргән.
«Лилия апа «маманя» мине каршы алды, бүген «туса» була. Туйга эләгеп булмаган иде, әмма «годовщинага» килдем», – дип сөйли Римма Никитина соцаль челтәрдә.
«Аллаһка шөкер, кызыбыз булды годовщинада», – дип елмая Лилия Хәмитова.
Римма Никитина урнаштырган видеоларда Винарис һәм Лилия халык арасыннан кияү белән кәләш кебек бер кәрзин чәчәк тотып узалар. Лилиянең башында фата да бар.
Бәйрәмдә Нурзадә дә булган. «Винарис белән Лилиянең ситса туйларында», – дип фото урнаштырган.
- Винарис Ильегет: «Туебыздан пиар ясыйсым килми»
- Лилия Хәмитова Винариска кияүгә чыгуы турында: «Әни: «Җүләрләндеңме әллә», – диде»
- Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова туе: мәҗлестә бәйрәм иткән артистларны яклау кыйссасы
Свежие комментарии