На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...
  • Vladimir Bogdanov
    Это что за страничка? Для мигрантов? Для кого? Или это страничка для сепаратистов?Алсу Фаракшинаның...

«Каен өстенә төште». Күрше төбәктә парашюты ачылмаган кыз һәлак булган

Комида яшәүче кыз Киров өлкәсендә хастаханәдә үлгән. Ул биредә беренче тапкыр парашюттан сикергән, парашюты ачылмаган һәм ул каен агачы өстенә төшкән. Бу турыда progorod43.ru хәбәр итә.

«27 июльдә «Прыжки с парашютом Киров» төркеме администраторы беренче тапкыр сикерүче кызның парашютының төп куполы ачылмавын яза.

Кызның төшү тизлеге арта. Ул запас парашютын да блокировкалый, аны төшкәнче ачарга тырышмый. Кыз каен агачына өстенә төшә, имгәнә. Аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр», диелә хәбәрдә.

Туганы progorod43.ru хәбәрчесенә сөйләгәнчә, ул бер атнадан үлә. Башта ул терелә башлый, аннары аңа операция ясыйлар. Кыз наркозда килеш төнлә уяна һәм ваннага китә. Ләкин аңа басырга ярамаган, шуңа үлгәндер, дип сөйли туганы.

Киров өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы пациент үлемен раслаган. Табиблар тырышылыгына карамастан, Комида яшәүче кыз вафат булган.

«ДОСААФ» аэроклубы вәкилләре комменатрий бирми, алар моны «мәрхүмәнең туганнары тыйды» дип аңлата, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх