На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Бала тапканда дөрес ясалмаган «эпидуралка» аркасында яшь әни аяксыз калган

Ростов өлкәсендә яшь әни бала тапкан вакытта умыртка баганасына дөрес ясалмаган эпидураль анестезия өчен судлашып 1,5 миллион сум алган. Хатын-кыз инде бишенче ел яңадан йөрергә өйрәнә.

30 яшьлек Елена «SHOT» Телеграм-каналына сөйләгәнчә, 2020 елда ул тулгаклары тотып Батайск хастаханәсенә килә. Ул 15 сәгать бала таба, бала табуны җиңеләйтү өчен аның аркасында укол ясыйлар.

Ул сау-сәламәт малай таба. Тик икенче көнне Еленаның башы, аркасы авырта башлый, гәүдәсенең аскы өлеше хәлсезләнә. Аның бу газаплары айлар буе дәвам итә. Ай ярымнан соң гәүдәсенең аскы өлеше ойый – табиблар аңа мускуллар параличы диагнозы куя. Елена сүзләренчә, ул роддом табибына мөрәҗәгать иткән, бөтен документларны күрсәткән, тик табиб үзенә җаваплылык алудан баш тарткан.

Шул вакытта яшь әни юрист яллый. Судмедэкспертиза уздыра һәм ул медицина ярдәме күрсәтүдә хилафлыклар булганын ачыклый. Шул исәптән, эпидураль анестезиянең дә дөрес ясалмаганын раслый, чөнки ул ялкынсыну процесслары китереп чыгарган һәм арка миен зарарлаган.

Биш елдан соң юрист Николай Чернышук табиблар хатасын барыбер дәлилли, суд карары буенча Елена 1,5 млн сум компенсация ала. Хәзер Елена патология белән яши, аның аяклары хәлсез һәм көзән җыерып интегә. Ул йөрергә өйрәнүен дәвам итә.

Ссылка на первоисточник
наверх