На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Вадим Захаров күпбалалы әти булды: «Без алдан кычкырып йөрмәскә булдык»

Вадим Захаровның өченче тапкыр әти булуы турында хәбәр иткән идек. «Интертат» җырчыны күпбалалы әти булуы белән котлады.

Вадим, хәзер бит инде бәбигә узу белән хәбәр итәләр, гендер-патилар уздыралар. Сезнең гаиләдә бәби туачагын белми дә калдык.

Без алай алдан кычкырып йөрмәскә булдык. Кычкырып йөрисе дә килмәде.

Ларисаның да андый гадәте юк, гаиләдәгене читкә чыгармый.

Тормыш иптәшегезнең йөклелек чоры ничек узды?

Әйбәттер дип беләм инде. Минем кайтып кергән булмагач (рәхәтләнеп көлә).

Бәби туганда кайда идегез?

Хатыным бәби тудыру йортына киткәндә Башкортстан якларында гастрольләрдә идем әле. Бәби тууына Казанга кайтып өлгердем.

Гастрольләр графигын махсус көйләдегез әллә?

Юк, шулай кайткан чорга туры килде. Лариса ике көн алдан барып яткан иде.

Бәби тууын ишеткәч, хис-кичерешләрегез нинди булды?

Әй, белмим дә нинди. Аңлап бетереп булмый. Әле кайтмаган бит, кулга алмаган бәбине.

Иң беренче сөенечне кемнән алдыгыз?

Кечкенә кызыбыз белән янәшә идек, аңа әйттем. Кызлар икесе дә көттте инде сеңелләрен. Аеруча да кечкенә көтте, апа буласы килде. Бик сөенделәр.

Ике кыздан соң, малай көткән идегезме?

Юк, малай кирәк дигән теләк булмады. Мин кызлар әтисе булырга ияләшкән инде.

Исеме билгеле түгелме соң әле, Вадим?

Кушмадык, әмма уйда бар инде. Берәр сәгатьтән шалтыраткан булсагыз, белә идегез (көлә). Бәбигә исемне роддомда кушып чыгаралар бит хәзер. Ульяна, Ильяна, Лиана булса дигән идем, хатын кулында бит, белмим, нишләр. Бүген теркиләр, шушы көннәрдә өйгә алып кайтырбыз дип уйлыйбыз инде.

Рәхмәт, сау-сәламәт сабый булсын, Вадим. Тигезлектә үстерегез.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх