На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

«Донецк госпиталендә аңыма килдем... аяксыз...»: СВОдан соң яңа тормыш ничек бара?

Динар Нургатинга 35 яшь, ул Татарстанның Питрәч районында яши. Махсус хәрби операция ветераны. Ир ике аягын да сугышта югалта, ләкин тыныч тормышта төшенкелеккә бирелми, үзен кызганып утырмый. Аңа яңа тормыш башларга якыннарының ярдәме һәм «Ватанны саклаучылар» фонды кайгыртуы ярдәм итә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы СВО ветераннары турында «Тыныч тормышка кире кайту» дигән яңа проект башлап җибәрә.

Махсус операциядә катнашканнан соң хәрби хезмәткәрләрне – контрактчыларны да, кадр офицерларын да, мобилизацияләнгәннәрне дә – дәүләт һәм җәмгыять кайгырта. Аларга тыныч тормышка кайтырга, эшкә урнашырга, яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм итәләр.

«Повестка алгач, курыкмадым, рухи яктан әзер идем»

Динар Нургатинның ике аягын да ампутацияләгәч, 35 яшендә ул яңа тормыш башлаган кебек булды. Моңа кадәр ул беркайчан да спорт белән шөгыльләнмәгән, ә хәзер следж-хоккей буенча команданың уенчысы, Юграда узачак кышкы спорт төрләре буенча «Ватанны саклаучылар кубогы» Бөтенроссия ярышларына әзерләнә.

«2022 елның көзендә мобилизация башланды – ул вакытта мин төзелеш компаниясендә машина йөртүче булып эшләдем. Эшкә повестка җибәргәндә, мин командировкада идем. Кайтып, повестканы алып, военкоматка киттем. Мин моңа кадәр дә СВОга бару турында уйлаган идем, шуңа күрә курыкмадым, рухи яктан әзер идем», – дип искә ала Динар.

Ике ай уку үткәч, ул декабрьдә, башка мобилизацияләнгәннәр белән бергә, «лента артына» җибәрелә.

Фото: novoshishminsk.ru

«Без Донецк юнәлешендә хезмәт иттек. Сугыш көннәренә, окопларда, урман кишәрлекләрендә яшәргә күнеккән. Мин элек хәрби хәрәкәтләрдә катнашмадым, мине монда бар нәрсә гаҗәпләндерде. Армиядә өйрәнгәннәрне искә төшердем, ләкин анда мондый шартлар юк иде. Мин һәрвакыт кешенең барысына да ияләшә алуына ышана идем. Салкын, кайчакта ризык булмау, тагын ниндидер мизгелләр – моңа чыннан да күнегәсең, әмма шартлау тавышына күнегү мөмкин түгел, барыбер калтырыйсың», – дип сөйләде Динар Нургатин.

«Мин Донецк госпиталендә үк аңыма килдем... аяксыз»

Динар алгы сызыкта ел ярым тора. Шул вакыт эчендә ул яралана, шуннан соң сафка кайта. Ләкин икенче тапкыр яраланганнан соң, хезмәтен дәвам итә алмый.

«Башта без «кызыл зона»дан ерак түгел идек, якындагы сугышларга кермәдек. Ләкин соңыннан безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчтеләр, штурм группалары формалаша башлады. Анда минем батальон егетләре эләгә башлады, алар артыннан мин дә. Без Угледар янындагы Новомихайловканы штурмларга киттек. Беренче штурмда без Урман полкын алдык, аннары икенче штурм булды. Өченче тапкыр яраландым», – дип искә ала ул.

Фото: novoshishminsk.ru

Динарга снаряд тиеп, шартлау аның аягын өзә. Икенче аягы да нык зыян күрә – сөякләре чәрдәкләнеп бетә.

«Мин аягым «очып» киткәнен хәтерлим. Икенчесе әле «тере» иде. Миңа беренче ярдәмне кыр шартларында күрсәттеләр. Мин моны начар хәтерлим, мин гел аңымны югалта идем, ниндидер ярым караңгыда идем. Күп кан югалттым. Кыр госпиталендә врачның: «Аягыңны сизәсеңме?» – дип сораганын хәтерлим, мин, сизәм, дидем. Ә ул миңа: «Син аны сизә алмыйсың, ул инде бөтенләй кара», – ди. Мин Донецк госпиталендә аңыма килдем... аяксыз», – дип искә ала ветеран.

«Мин туганнарыма нәрсә булганын хәбәр иткәч, алар: «Иң мөһиме – син исән», – диделәр»

Шуннан соң сугышчыны Ростов госпиталенә күчерәләр, аннары Мәскәүгә – Бурденко исемендәге госпитальгә.

«Аннары тернәкләндерү башланды. Миңа протезлар ясый башладылар. Өйгә мин августта гына кайттым. Әлбәттә, Донецк госпиталендә, аякларым юклыгын аңлагач, күңелсезләндем, башка начар уйлар килде. Мин һәрвакыт хәзер ничек яшәргә инде, дип уйладым. Ләкин госпитальдә, минем шикелле үк, кайсы аяксыз, кайсы кулсыз егетләр бар иде. Һәм алар барысы да позитивта иде. Шул вакытта мин дә үземне кулга алдым», – дип искә ала ветеран.

Ул аңа әти-әнисенең, абыйсының, хатынының, балаларының һәм башка туганнарының ярдәм иткәнен әйтә. Шул аңа көч биргән.

«Мин шалтыратып, булган хәл турында хәбәр иткәч, алар: «Иң мөһиме – син исән», – диделәр. Алар миңа төшенкелеккә бирелергә юл куймадылар. Синең үзеңнән тора: әгәр туганнарың кызгансын дип теләсәң, алар сине кызганачаклар. Мин үземне кызгануларын теләмәдем. Менә хәзер алар еш кына онытылалар – каядыр барырга, нидер эшләргә сорыйлар, әйтерсең минем бу җәрәхәтем булмады да», – дип уртаклаша Динар.

Ветеранга тезләрендә микропроцессорлар булган протезлар биргәннәр. Бу аңа үз аякларындагы кебек йөрергә мөмкинлек бирә. Бозлавык вакытында урамга сирәгрәк чыгарга тырыша.

«Мин үзем аларны кия алам, миңа читтән ярдәм кирәкми. Эшкә чыкмадым әле, өй эшләре белән шөгыльләнәм, кызларым белән дәресләр хәзерлим», – дип сөйләде Динар.

Фото «Ватанны саклаучылар» фонды тарафыннан тәкъдим ителде

«Тренировкаларга рәхәтләнеп барам, яңадан бозга чыгуымны түземсезлек белән көтәм»

Динарга протезлар алырга ярдәм иткән «Ватанны саклаучылар» фонды хезмәткәрләре аңа следж-хоккей буенча командада катнашырга тәкъдим иткәннәр.

«Атнага бер тапкыр бездә тренировкалар уза. Хәзер без Юграда ярышларга әзерләнәбез, тренер безнең атнага 2 тапкыр шөгыльләнүебезгә ирешә алды. Бозда шөгыльләнү өчен вакыт табу бик проблемалы булып чыкты, әмма ул булдыра алды», – ди Динар.

Элек хоккейны ул ишегалдында гына уйнаган. Мобилизациягә кадәр, спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә алуы турында уйламаган да.

«Бу – бик дәртләндерә, физик һәм әхлакый көч өсти. Азарт барлыкка килде, күнегүләргә рәхәтләнеп барам, тагын бозга чыгуымны түземсезлек белән көтәм», – дип уртаклашты ветеран.

Спортчылар уен өчен махсус чана кулланалар. Алар боз өстеннән оста шуалар, алка артыннан куып, бер-берсен узып китәләр. Алар җыйган тизлек классик хоккейдагыдан ким түгел.

Фото «Ватанны саклаучылар» фонды тарафыннан тәкъдим ителде

Машина, укыту, «Акыллы йорт» системасы һәм социаль координатор

Динар ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый. Киләчәктә дә үз тормышын яхшы якка үзгәртергә планлаштыра.

«СВО инвалидлары өчен автомобильләр бирү программасы бар. Мин хәзер үз чиратымны көтәм. Машинада мин иркенләп йөри алыр идем, үз эшем белән бара алыр идем, бәлки, эшкә дә чыгар идем, гаиләм белән сәяхәт иткән булыр идем. Тагын югары белем алырга ниятлим, миңа, ветеран буларак, ташламалар бар. Энергоуниверситетка укырга керергә, IT-белгечлеккә өйрәнергә телим. Бу – табышлы һөнәр дә, өйдән читтә дә эшләргә була», – дип билгеләде ул.

Машинадан тыш, Динар «Акыллы йорт» программасы буенча торак төзекләндерүгә дә чират көтә. Бу аңа өйдә электроникадан файдаланырга, утны кабызырга, тәрәзәләргә пәрдәләр капларга мөмкинлек бирәчәк – барлык процессларны тавыш командалары ярдәмендә идарә итеп.

Динар Нургатин туган Питрәченә кайткач та, аның үзенең социаль координаторы – «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы хезмәткәре Физалия Никитина билгеләнде. Динарга хезмәттән соң тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итәр өчен, ул оператив рәвештә эшкә кушыла.

«Минем карамакта Динар кебек СВО ветераны булуы белән бик горурланам»

Социаль координатор күп кенә мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә алды – юридик консультацияләрдән башлап, документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итүгә кадәр. Физалия Никитина аңа үз хокукларын һәм мөмкинлекләрен ачыкларга ярдәм итте. Аңа «Акыллы йорт» системасы буенча торакны адаптацияләүгә, спорт протезларына һәм автомобильгә документлар тапшырырга ярдәм итте.

«Минем карамакта Динар кебек СВО ветераны булуы белән бик горурланам. Мин аның өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен. Һәм эш профессиональ бурычта гына түгел, гәрчә ул, һичшиксез, мөһим булса да. Монда сугыш хәрәкәтләре аша үткән кешегә карата тирән хөрмәт хисе һәм аның тыныч тормышка кайтуын җиңеләйтү теләге үрелеп бара. Минем бурыч – формаль ярдәм күрсәтү генә түгел, ул үзен уңайлы хис итсен һәм үз проблемалары турында ачыктан-ачык сөйли алсын өчен, ышаныч һәм ярдәм атмосферасын булдыру», – дип сөйләде Физалия Никитина.

«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы тәрҗемә ителде

 

Ссылка на первоисточник
наверх