На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Бетүгә таба бара: бу якшәмбедә Украинада утны туктату турында сөйләшү булачак

Украинада утны туктату турында якшәмбе көнне сөйләшәчәкләр, бу эш Согуд Гарәбстанында узачак дип хәбәр иткән АКШ Президенты илчесе Стив Уиткофф Fox News телеканалына. Бу хакта РИА Новости яза.

Уиткофф сүзләренчә, Дональд Трамп Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә, ике якка да ныклы һәм озак вакытка сузылган тынычлык кирәк булына басым ясаган.

Мәскәү бу карашны хуплаган, дип өстәгән ул.

Америка президенты илчесе сүзләренә, утны туктату буенча ирешелгән килешүләр энергетика объектларына гына түгел, ә тулаем инфраструктурага да һөҗүмнәрне колачлый.

Сишәмбе көнне кич Россия һәм АКШ президентлары ике сәгать чамасы телефоннан сөйләште. Путин конфликттагы ике якның да энергоинфраструктура объектларына һөҗүмнәрдән 30 көнгә үзара баш тартуы турындагы идеяне уңай җаваплады һәм хәрбиләргә тиешле йөкләмә бирде.

Моңа кадәр ике ил лидеры 12 февральдә сөйләшкән иде, ул вакытта сөйләшүләр сәгать ярым дәвам итте. Аерым алганда, алар Украинадагы вазгыять турында фикер алышты һәм элемтәләрне дәвам итәргә килештеләр, шул исәптән шәхси очрашуны оештыру мәсьәләләре буенча да.

Ссылка на первоисточник
наверх