На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли отсюда на Х... У вас есть свои печатные издания и сайты. А ЗДЕСЬ, В ОБЩЕМ ПРОСТРАНСТВЕ - ТОЛЬКО НА ГОСУДАРСТВЕН...Намаз укуны нәрсә...
  • Владимир Столярчук
    Киргуду бурбияЭмиль Талипов яңа...
  • Россиянин
    Мало дали.Коръән яндыруда г...

Путин тәнкыйтьләгәч, финанс министры «гаилә ипотекасын» 2025 елда хәл итәргә вәгъдә бирде

Россия президенты Владимир Путин финанс министрын гаилә ипотекасындагы чатаклыклар өчен тәнкыйтьләде.

Илкүләм проектлар һәм стратегик үсеш советы утырышында чыгыш ясаганда Путинга гаилә ипотекасын алучыларны лимитлар турында алдан кисәтмәгәннәрен ошатмавын әйтте. «2 процентлы ипотеканы саклап калдык, бик әйбәт.

Әмма беркем дә лимитлар бар икәнен белмәгән. Әйдәгез, кешеләргә алдан турысын әйтик. Мин аңлый – инфляция белән көрәшергә кирәк, әмма моны ачыктан-ачык искәртү кирәк – менә шул-шул сәбәпле, 2 процентлы ипотеканың лимиты бар. Кем тели – ашыгыгыз, лимит ел уртасына бетә, дияргә кирәк. Бу кеше килгәннән соң анда «шиш» та булмауга караганда яхшырак», – диде ул.

Силуанов 2025 елда гаилә ипотекасын «бөтен кеше дә алачак», дип вәгъдә итте. Лимитларны исә ул төп ставка үзгәрү белән аңлатты.

  • Гаилә ипотекасы 2018 елда старт алды. 2024 елда аның шартлары үзгәрде, ул алты елга озайтылды. Хәзер ташламалы кредит алу шартлары – гаиләдә 6 яшькә кадәрге яки балигъ булмаган инвалид бала булырга тиеш. Ә инде ике балигъ булмаган баласы булганнар өчен төбәкләр буенча чикләү бар. Аларга ипотека бары тик халкы 50 меңнән артмаган шәһәрләрдә генә яки төзелеш акрын барган төбәкләрдә генә бирелә. Татарстан һәм Башкортстан да бу исемлеккә кермәде, шуңа да 2 баласы булган гаиләләр ташламалы ипотекага Киров, Түбән Новгород, Саратов, Оренбург өлкәләрендә, Чувашия, Марий Илендә генә сатып алырга мөмкин. Әмма бу очракта да лимитлар бар – Татарстанда көзгә инде лимитлар төгәлләнде.

Быел көз банклар гаилә ипотекасын бирүне көзен үк туктатты. «Домклик» бәяләме буенча, «Сбер» 31 процент ипотека кредитларын гаилә ипотекасы буенча биргән. Вице-премьер Марат Хөснуллин гаилә ипотекасының дәүләт өчен бик чыгымлы булуын һәм төп ставка кимемәгән очракта аны җәелдерү мөмкин булмаячагын әйткән иде, дип яза РБК.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх