Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың гастрольләре кызган вакыт. Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә концертлар тәмамланды, «ИБ бандасы» 12 көнгә Казанга күченә.
Җырчы Яшел Үзән тамашачысы белән булган кызыклы хәлләрне язылучыларына да күрсәтте. Сәхнәгә бер ир-ат менгән. «Мин үпсәм, хатын үпкәли, давай син үп, ә мин типо не причем», – ди.
Җырчы тамашачысын теләген үти, ир-атның бит очыннан «пәп итеп» ала. Видеода күренгәнчә, ир-атны бәхет басты, май кояшы кебек балкып китте.
Свежие комментарии