На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Гөлназ Сәфәрова: «Мин эшләгән акчамны иремә алып кайтып бирәм»

«ТМТВ» телеканалының социаль челтәрдәге «10 сорау» тапшыруында танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова «гаилә кем акчаны күбрәк эшли» дигән сорауга җавап бирде.

– Минем өлкәдә хезмәт хакы тотрыклы түгел. Бер айда фәлән мең сум алсам, икенче айда бу проектым, тегесе юк – бик аз булырга мөмкин. Ә иремнең хезмәт хакы – тотрыклы.

Декабрьдә чаралар күп, акчаны мин күп эшләгән булырга мөмкин, әмма икенче айныкын белеп булмый. Еллык керемне санарга кирәк. Мисал өчен, мин акчаны эшлим дә ирем Ленарга алып кайтып бирәм. Безнең финанс-расчетлар Ленар кулында. Шуңа кем күбрәк акча эшләгәнен иремнән сорарга кирәк.

Димәк, сезнең бюджет уртак? Ләкин берәр нәрсә аласың килсә, берәр җиргә барасың килсә, Ленардан рөхсәт сорыйсыңмы яки сорамыйча гына аласыңмы?

– Безнең бюджет уртак. Әгәр ул ниндидер кечкенә чыгымлы әйбер икән: каядыр барып кайту, сапоги яки сумка алу – мин сорамыйм. Әгәр зур чыгымнар – ялга барып кайту, кыйммәтле тун алу яки машинаны алмаштыру булса, без, әлбәттә, элек әти-әниләр киңәшләшкән кебек, утырабыз да хәл итәбез. «Ленар, бу айда мин Айдан белән чит илгә ялга барып кайта аламмы, безнең мөмкинлек бармы?» – дип сорыйм. «Гөлназ, бу айда барып йөрмә әле, бу акчаны монда тыгарга кирәк, моны алу яхшырак булыр», – ди икән. Мин финанс яктан акыллы ир-атларга ышанам. Аларның башы яхшырак эшли, аналитик фикер йөртә, «салкын караш» белән эш итә. Ә миңа рәхәтлек кирәк, мин – шопоголик. Хәзер аңлый башладым инде. Мине кибеткә җибәрмәгез, дип әйтәм. Кием бит ул чүп, шул чүпкә кызыгасың.

Акчаны кызганмаска кирәк.

Акча эшләгән кешегә һәм кызганмаган кешегә килә. Мохтаҗ кешегәгә ярдәм итәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа әйләндереп кайтара. Бу – эшли торган схема.

 

Ссылка на первоисточник
наверх