На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Украина Россия төбәкләрен Британиянең Storm Shadow канатлы ракеталары белән утка тота

Украина Британиядә җитештерелгән Storm Shadow канатлы ракеталары белән Россия төбәкләрен утка тота башлады, дип хәбәр итә Bloomberg. Бу ракеталар Россиянең элекке территорияләренә беренче тапкыр җибәрелә, дип яза РИА Новости. Беренче ракеталар белән Курск өлкәсенә һөҗүм иткәннәр.

Моңа кадәр АКШ һәм Көнбатыш Европа илләре – Британия, Франция еракка оча ала торган SCALP, GMLRS, ATACMS и Storm Shadow ракеталары белән Россиянең элекке төбәкләренә атмый иде.

АКШ президенты Байден Украинага бу ракеталар белән атарга рөхсәт биргән, моннан тыш ул Украинага җәяүлеләргә каршы миналарны да кулланырга рөхсәт биргән. Бу хакта бүген билгеле булды.

Сишәмбе көнне Оборона министрлыгы Украинаның Брянск өлкәсенә 6 ATACMS ракетасын атуын хәбәр итте. Аларның бише бәреп төшерелгән, алтысы зыян күргән, ул хәрби объектка төшә, янгын чыга, корбаннар булмый.

Сишәмбе көнне Россия атом-төш коралын куллану турындагы документка үзгәреш кертте. Россия хәзер атом-төш коралын берәр ил массакүләм юкка чыгару коралын (химик, биологик) кулланып һөҗүм иткәндә, яки гадәти корал белән, әмма атом-төш коралы булган ил ярдәм белән һөҗүм иткәндә, кулланырга мөмкин.

Украина Россияне күптән инде дроннар белән атакалый. Хәзер Украина чит илләрдә җитештерелгән ракеталар да ата башлады. Путин бу Европа илләре – НАТО Россия белән сугыша дигәнне аңлата, Россия шуннан чыгып эш итәчәк дип белдерде. Бу хакта РИА Новости язды.

РИА Новости язуынча, «Шторм Шадоу» ракеталары 250 километрга оча дип язылган, әмма чынлыкта алар 550 километрга кадәр оча ала. РИА Новости бу ракеталарның кая кадәр оча алачагын күрсәтеп, схема ясаган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх